Минтимер Шәймиев «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXV конференциясендә катнашты

2023 елның 9 декабре, шимбә

Бүген Казанда, С. Сәидгалиев исемендәге МСда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXV конференциясе узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 1 декабрьдә «Бердәм Россия» үзенең 22 еллыгын билгеләп үтте. "Партия җитди үсеш юлын узды һәм реаль эшләр белән кешеләрнең ышанычын яулады. 2007 елда ук ул Дәүләт Думасында конституцион күпчелекне булдырды һәм Россия Президенты Владимир Путинның ышанычлы таянычы булды», - диде ТР Рәисе.

Ул ассызыклаганча, бүген "Бердәм Россия" илебезнең абруйлы сәяси көче булып тора, җәмгыятьтә хөрмәт һәм ышанычка ия, дәүләт башлыгы куйган максатларга ирешергә омтыла, ил үсешенә үз өлешен кертә.

Республика Рәисе партияне оештыручыларның берсе республиканың беренче президенты, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев булуын билгеләп үтте. "Татарстан төбәк бүлеге – илдә иң күп санлы оешмаларның берсе. Татарстанда хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә "Бердәм Россия"нең тотрыклы күпчелеге бар. Партия эшендә республика активы, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, күп кенә предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнаша", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясен оештыру тарихы турында сөйләде.

"Шушы еллар эчендә, чыннан да, яңа партия барлыкка килде. Әйдәгез, «Бердәм Россия» партиясе исеменә игътибар итик. Аның тирән мәгънәсе бар. Ул елларда без илнең бердәмлеге өчен көрәштек, һәм бүген моның өчен көрәшәбез һәм алга таба, бигрәк тә «Бердәм Россия» исемендәге партия тирәсендә берләшәчәкбез. Исем үзе –безнең барыбыз өчен дә аңлаешлы, чөнки бердәмлектә - көч», - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Ул партиянең зур юл үтүен һәм илнең иҗтимагый-сәяси киңлегендә лаеклы лидерлык алуын ассызыклады.

"Иң мөһиме, без бу принципларга лаеклы идек һәм нык тордык, чөнки «бердәмлек» категориясе бүген беркайчан да булмаганча Россия Федерациясендәге барлык көчләрне берләштерә. Россия ныгый. Россия бүгенге хәлгә әзерлерәк булып чыкты, бездә Россияне көчсезләндерергә тырышкан көчләргә каршы торырлык бөтен нәрсә дә бар. Россия көчле булырга тиеш. Без бердәмлеккә өмет багладык - бу иң мөһиме. Партия корылышында да, башка юнәлешләрдә дә. Без дуслаша беләбез, уртак тел таптык, безнең язмышыбыз уртак. Без, партия оештырганда да иң беренче итеп илдә бердәмлек турында сөйләшә башладык, һәм без бу принциптан тайпылмыйбыз, һәм бу үз нәтиҗәләрен бирә. Алга таба да безнең сафларны ныгытырга кирәк. Бердәмлектә - көч. Без моны аңлыйбыз, без аны саклыйбыз, аның бәясен күпмилләтле республика буларак беләбез!" - дип нәтиҗә ясады Минтимер Шәймиев.

Александр Сидякин билгеләп үткәнчә, партия үз кысаларында зур эш алып бара. "Беренче гуманитар конвойны без махсус операция башланганнан соң ике көн узгач оештырдык. Бүгенге көндә партия 70 мең тонна гуманитар йөк җибәргән. Бу эшкә Татарстан төбәк бүлеге зур өлеш кертте«, - диде "Бердәм Россия" Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе.

Аннары Александр Сидякин Минтимер Шәймиевка «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев имзасы белән Рәхмәт хаты тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевка «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International