Минтимер Шәймиев ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

2019 елның 16 августы, җомга

Бүген Казан Ратушасында узды Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чарада оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Виталий Мутко, утырышны ачып, бүген оештырылган программа өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Казанга килүгә үк алар Рөстәм Миңнеханов белән бергә берничә төзелеш комплексы объектында булганнар, шәһәр тирәлеге һәм җәмәгать киңлекләре үсешен бәяләгәннәр.  

Татарстан һәрвакыт барлык проектлар буенча актив эшли, һәм аларны гамәлгә ашыру сыйфаты һәрвакыт югары, дип белдерде Виталий Мутко.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләгәнчә, республика бу тарихи чорның 70 елын РСФСРның автономиясе рәвешендә яшәгән. Бу елларда икътисад алга зур адым ясаган – кыска вакыт эчендә сәнәгатьнең бөтен бер тармаклары булдырылган һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе тотрыклы үсә башлаган, социаль структура да сизелерлек үзгәрешләр кичергән.   

“Автономияле республика татар дәүләтчелеген үстерү рәвешләренең берсе булган, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Менә нәкъ шул вакытта яңа Россия шартларында Татарстан Республикасы уңышларына куәтле нигез салынган”.

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, юбилейга әзерлек 2015 елда башланган. Бүген республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планнары гамәлгә ашырыла.

“Без Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Татарстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указы һәм Виталий Мутко рәислегендә федераль оештыру комитеты булдырганы өчен рәхмәтлебез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТАССРның 100 еллыгына социаль әһәмиятле мәдәни-спорт объектлары, парклар һәм скверлар ачу каралган, диде алга таба Рөстәм Миңнеханов, болар барысы да республика халкына лаеклы бүләк булачак.

Татарстан юбилейга Россиядән һәм чит илләрдән бик күп кунаклар көтә, бигрәк тә ватандашларыбызны. Моның өчен кунакчыллык инфраструктурасы әзерләнә.  Юбилей чарасында катнашучылар бердәнбер матди һәм мәдәни-рухи мирас белән таныша алачаклар.

Шулай ук Татарстан Республикасы турында видеоролик күрсәтелде, ул ТАССР тарихына һәм Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек барышына багышланган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International