Биография

Минтимер
Шәрип улы
Шәймиев

Туган көне
1937 елның 20 гыйнвары
Туган урыны
Татарстан Республикасының хәзерге Актаныш районы Әнәк авылы

БЕЛЕМЕ

1959 елда
1959 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаган

ЭШЧӘНЛЕГЕ

1959
ТАССР Мөслим районы ремонт-техника станциясенең инженеры, баш инженеры
1962
ТАССР «Сельхозтехника» Минзәлә районара берләшмәсе идарәчесе
1967
КПСС Татарстан өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы, мөдир урынбасары
1969
ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры
1983
ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары
1983
КПСС Татарстан өлкә комитеты секретаре
1985
ТАССР Министрлар Советы Рәисе
1989
сентябрь
1990
сентябрь
КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре
1990
11 апрелендә
ТАССР Югары Совет Рәисе итеп сайланган. Шул елда Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән
1991
12 июнендә
халык тарафыннан Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайланган. Аннан соң ике тапкыр:1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында халык тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты итеп кабат сайланган
1986
РСФСР Югары Советының XI чакырылыш депутаты
1989
СССР халык депутаты
1994
РФ Федераль Собраниесенең Федерация Советы әгъзасы
2005
25 мартында
Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелгән
2000
РФ Дәүләт Советы әгъзасы
2001
2010
"Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәистәше
2010
22 гыйнварында
үз кандидатурасының киләсе срокка Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына күрсәтелүен үзе кире каккан
2010
25 мартында
Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен Рөстәм Миңнехановка тапшырган
2010
21 апрелендә
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләнгән
хәзерге вакытка кадәр

ДӘҮЛӘТ БҮЛӘКЛӘРЕ

Ленин ордены
(1966 ел)
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
(1971 ел)
Октябрь Революциясе ордены
(1976 ел)
Халыклар дуслыгы ордены
(1987 ел)
II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлар өчен" ордены
(1997 ел)
I дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлар өчен" ордены
(2007 ел)
III дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены
(2010 ел)
IV дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены
(2014 ел)
Россия Федерациясенең Хезмәт Герое
(2017 ел)
Изге апостол Андрей Первозванный ордены
(2022 ел)
"Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен" ордены
(2010 ел)
"Дуслык" ордены
(2015 ел)
“ТАССР төзелүгә 100 ел” медале
(2019 ел)
"Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә" медале
(2003 ел)
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале
(2005 ел)
"Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан" медале
(2007 ел)
"Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешендәге казанышлар өчен” медале
(2011 ел)
I дәрәҗә Столыпина П.А. медале
(2012 ел)
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы
(1997 ел, 2007 ел, 2008 ел)
Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы
(2008 ел)
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә 2019 елгы премиясе
(2020 ел)
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт Хаты
(2021 ел)

ХАЛЫКАРА, ҖӘМӘГАТЬ БҮЛӘКЛӘРЕ ҺӘМ МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘРЕ

БМО эгидасы астында эшләүче рыцарьларның Бөтендөнья конфедерациясе халыкара парламенты Президиумы мактаулы әгъзасы, Россия Федерациясенең технология фәннәре академиясе академигы, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең мактаулы академигы; Халыкара төбәк үсеше һәм хезмәттәшлек академиясе әгъзасы; РФ Чит илләр эшләре министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының мактаулы профессоры, Алтай дәүләт университетының мактаулы докторы (2012), Казан федераль университетының мактаулы докторы (2015).
Татар халкының Кол Гали исемендәге Халыкара бүләге (1994);
“Матбугат белән аралашудагы эчкерсезлек өчен” РФ Журналистлар Берлеге премиясе" (1997 ел.);
"Серебряный Лучник" Җәмәгатьчелек белән бәйләнешләрне үстерү өлкәсендә милли премиясе;
"Алтын битлек" театр премиясе “Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен" номинациясендә (1998 ел.);
“Ел Президенты” номинациясендә "Российский Национальный Олимп" премиясе (2001 ел, 2004 ел);
Казахстан Республикасы Беренче Президентының Тынычлык һәм прогресс дәүләт премиясе (2005 ел);
Ислам мәдәниятен торгызуга зур өлеш керткән өчен Король Фәйсал исемендәге халыкара премия(2007 ел).
ЮНЕСКОның мәдәни-тарихи хәзинәләрне саклауга зур өлеш керткән өчен Әбугалисина исемендәге көмеш медале (2001);
"Российский Национальный Олимп" премиясенең "За Честь и Доблесть" ордены (2004);
II дәрәҗә "Ахьдз-апша” ордены (Абхазия Республикасы) (2004);
Россия Федерациясе һәм ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлеккә шәхси өлеш керткән өчен дипломы һәм "Россия - ЮНЕСКО"ның истәлекле медале (2005);
I дәрәҗә "Әл-Фәхр" Мактау ордены (2005);
Рус православие чиркәвенең I дәрәҗәле Изге князь Даниил Московский ордены (1997);
Рус православие чиркәвенең I дәрәҗәле Изге Сергий Радонежский ордены (2005);
Минин һәм Пожарскийның «Возвеличим Россию» ордены (2005);
Олимпия ордены (Олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән өчен) (2008);
Казахстан Республикасының I дәрәҗә Дуслык ордены (2010);
"Дагъстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены (2017);

Казан шәһәренең мактаулы гражданины (2005 ел);
Алтай Республикасының мактаулы гражданины (2007 ел);
I дәрәҗә "Преподобный Андрей Иконописец" ордены (2021 ел).

2010 елның февраль аеннан “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” («Возрождение-Яңарыш») коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора. Бу фонд ярдәмендә 2010-2019 елларда ил һәм республика күләмендә әһәмияткә ия тарихи ядкәрләрне: борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу буенча киң колачлы проект гамәлгә ашырылды, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2015 елның 4 ноябрендә кул куелган Указы нигезендә Болгар ислам академиясен төзелде (2017), Казанда Изге Мәрьям ана Казан иконасы соборы яңадан корылды (2021).
2014 елда - Болгар тарих-археология комплексы, 2017 елда Свияжск утрау-шәһәренең Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде.

2019 елның февраленнән “Яңарыш” Республика Фонды РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә күптелле белем бирү комплекслары булдыру проектын гамәлләштерүне башлады.

РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе әгъзасы (2010);
ЮНЕСКОның Милләтара диалог буенча Махсус Илчесе (2017-2019);
ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе (2020).

Россия тарих җәмгыяте әгъзасы. Россия шахмат Федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы.

Хатыны — Сәкинә Шакир кызы Шәймиева (1939-2018). Уллары: Айрат һәм Радик Шәймиевләр, дүрт оныгы, ике оныкчасы бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International