Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Республика ифтарында катнаштылар

2024 елның 29 марты, җомга

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 12 нче Республика ифтарында катнаштылар. Чара «Казан Экспо» ХКҮдә узды.

Быел күргәзмә үзәгендә бөтен Татарстаннан 12 мең мөселман җыелды. Ифтарны оештыручылар гадәттгечә - ТР Мөселманнары диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган Авылым» милли-туризм комплексы. Аларга 700гә якын ихтыярый ярдәм итте.

Чарада берничә чит ил илчесе һәм консулы, халыкара оешма вәкилләре һәм республиканың дини берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Шулай ук ифтарга махсус хәрби операция ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның туганнары һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары чакырылды. Казанда яшәмәгән кешеләр өчен автобус трансферлары җәлеп ителде.

Күргәзмә комплексы павильонында кунаклар өчен хәләл-маркет күргәзмәсе, шулай ук Рамазан аена багышланган 3D-инсталляция әзерләнде. Республика ифтары Интернет челтәрендә туры эфирда трансляцияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International