Минтимер Шәймиев Ватанны саклаучы көненә багышланган тантанада катнашты

2024 елның 23 феврале, җомга

Бүген С. Сәйдәш ис. концерт залында  Ватанны саклаучы көненә багышланган тантана узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һ. б. катнашты. 

Тантана залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флагларын һәм  Казан югары хәрби команда училищесы Байрагын кертүдән башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары башкарылды.

Татарстан Рәисе чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Бүген безнең залда безнең батыр сугышчыларыбыз - Ватанга фидакарь һәм риясыз хезмәт итүчеләр. Сез - үз илегезгә һәм халкыгызга чиксез мәхәббәтнең ачык мисалы! Сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз һәм хәрби бурычка тугрылыгыгыз өчен Ватанны саклаучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә», - диде ул.

"Хөрмәтле Кораллы Көчләр ветераннары! Офицерлар, прапорщиклар һәм мичманнар, старшиналар һәм сержантлар, солдатлар һәм матрослар!  Хөрмәтле ветераннар һәм хәрби хезмәткәрләр!Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бу бөтенхалык бәйрәме илебезнең Бөек җиңүләренең данлы тарихын гәүдәләндерә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәр заманда безнең армия ил чикләрендә лаеклы сакта торды. Без дөньяны фашизмнан азат иткән Бөек Ватан сугышы ветераннарының, шулай ук локаль сугышларны, конфликтларны җайга салу, тынычлык урнаштыру миссияләрен үткәрү барышында үз бурычларын намус белән үтәгән ватандашларыбызның батырлыкларын хәтердә саклыйбыз. Бүген Югары Баш командующий Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә җиңүчеләрнең данлыклы буыны варислары, алар арасында безнең татарстанлылар да бар, махсус хәрби операция барышында Россиянең киләчәге өчен батырларча көрәшәләр. Без җиңәчәкбез дип ышанам!»

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Ватанга хезмәт итү юлын сайлап, безнең батыр сугышчылар тынычлыкны кайвакыт үз гомерләрне бәрабәренә яклыйлар. "Без геройларыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм", - дип мөрәҗәгать итте ул залдагыларга.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен унҗиде хәрби хезмәткәргә тапшырды.

Батырлык ордены, орден белән үлгәннән соң МХОдә катнашучы, рядовой Айнур Сәлмән улы Шәрәфиев бүләкләнде, бүләк аның хатыны Гөлчәчәк Мөдәррис кызы Шәрәфиевага тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International