Минтимер Шәймиев Олег Матыцин белән очрашты

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.

Минтимер Шәймиев һәм Олег Матыцин «Яңарыш» республика фонды эшчәнлеге турындагы экспозицияне карадылар. Минтимер Шәймиев кунакка Фонд гамәлгә ашырган Борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу, Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу, «Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары төзү проектлары турында сөйләде. Ул шулай ук Казан университетының Астрономия обсерваторияләренә багышланган яңа стенд тәкъдим итте, алар быел ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

РФ Спорт министры Олег Матыцин Минтимер Шәймиевка күпьеллык ярдәме һәм Татарстанда спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул аңа физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуга 100 ел тулуга багышланган юбилей медален тапшырды. Ведомствоның йөз еллык юбилеен 2023 елның ноябрендә билгеләп үттеләр.

Олег Матыцин Минтимер Шәймиевны үзенең укытучысы һәм остазы дип атады, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын әзерләү һәм үткәрү чорында уңышлы хезмәттәшлек итүен искә төшерде.

Очрашуда Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International