Минтимер Шәймиев Болгарда яңа кунакханә комплексы төзү буенча күчмә киңәшмә үткәрде

2023 елның 2 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарга эш сәфәре кылды һәм яңа кунакханә комплексының төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә үткәрде.

Анда ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, «Яңарыш» республика фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, Болгар дәүләт музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин һ.б.лар катнашты.

Яңа кунакханә төзү турында карар республика җитәкчелеге тарафыннан бу ел башында Болгар тарихи-археологик комплексына килүчеләр саны арту сәбәпле кабул ителде. Соңгы елларда өч йолдызлы дәрәҗәдәге кунакханә номерлары җитми. Узган ел Болгарга 830 мең турист һәм хаҗи килгән. Агымдагы ел башыннан Болгар тыюлыгы 155 меңнән артык кунак кабул иткән.

Яңа "өч йолдыз"лы 3 катлы кунакханә комплексы борынгы Болгар шәһәрчегенең тарихи өлеше чигеннән читтә, Икмәк музее артында урнашачак. Комплекс проекты "Татинвестгражданпроект" ДУП тарафыннан эшләнгән. Төзелеш инвесторы - «Менеджмент Отель» ҖЧҖ, оешманы гамәлгә куючы - Родион Казмалы. Координация эшчәнлеге "Яңарыш" республика фондына йөкләнгән.

Төзелеш эшләре быел апрель ахырында башланган. Төзелеш котлованы янында башланган киңәшмә 2012 елда төзелгән «Фестиваль-вакыйга комплексында» дәвам итте. Быел бинаның чатыры тулысынча яңартылган.

Киңәшмә барышында «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директорының беренче урынбасары Хәйдәр Хәсәнов кунакханә комплексы проектын тәкъдим итте. Анда 300 кешегә исәпләнгән 185 номер булачак. Шулай ук конференцияләр залы, балалар өчен уен залы, ресторан каралган.

Инвестор Родион Казмалы төзелеш барышы турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, кунакханә комплексын 2024 елның җәенә тапшыру планлаштырыла.

Киңәшмәдән соң Минтимер Шәймиев Болгар тарихи-археологик комплексы территориясендәге яңартылган палаткалы лагерьда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International