Минтимер Шәймиев Казандагы Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, шулай ук аларны озата йөрүче затлар Казандагы Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салдылар.

Татарстан Рәисе һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәтергә килгән ветераннарны сәламләде.

Шулай ук һәлак булган сугышчыларның Әниләре һәм Тол хатыннары монументына, Совет Солдаты Монументына чәчәкләр салу тантанасы узды.

Рөстәм Миңнехановны шулай ук Россия Хәрби-Диңгез флоты ветераннары, Җиңү паркында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан җыелган «Татарстан Республикасы Морское собрание» иҗтимагый оешмасы әгъзаларын сәламләде. Диңгезчеләр традицион рәвештә паркта К-403 «Казан» су асты көймәсе янында җыелалар. Татарстан Рәисе диңгезчеләр белән истәлекле фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International