Минтимер Шәймиев Морат Ауэзов белән очрашты

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казахстанның күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим-культуролог, казакъ язучысы Мохтар Ауэзов фонды президенты Морат Мохтар улы Ауэзов белән очрашты.

Морат Ауэзов Казанга Казахстан Республикасы делегациясе җитәкчелегендә фәнни-гамәли конференциядә катнашу һәм казах язучысы Мохтар Ауэзов әсәрләреннән торган «Мохтар Ауэзов» китабын тәкъдир итү өчен килде. Мохтар Ауэзов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы тарафыннан күренекле казах язучысы, драматург һәм галимнең 125 еллыгы хөрмәтенә башлап җибәрелә. Тәрҗемәчесе - КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина.

Очрашу башлангач, Минтимер Шәймиев Морат Ауэзовка тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча «Яңарыш» республика фондының эшчәнлеге турында экспозиция тәкъдим итте, борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу, Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексларын булдыру буенча фонд тарафыннан тормышка ашырылган проектлар турында сөйләде».

Очрашу вакытында Казахстан белән Татарстан арасында мәдәният, мәгариф һәм ике тугандаш халыкның әдәби мирасын саклау өлкәсендәге хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Минтимер Шәймиев «Мохтар Ауэзов» китабы белән танышырга һәм Ауэзовның аңа онытылмаслык тәэсирләр калдырган кайбер әсәрләрен укырга өлгергәнен хәбәр итте. Ул Морат Ауэзовка әтисе – Мохтар Ауэзов һәм әнисе  Фатыйма Габитованың - татар халкының лаеклы кызы истәлеген мәңгеләштерү буенча актив эшчәнлек алып барганы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаковның эшен югары бәяләде, аерым алганда, аларга ике республика арасында мәдәни алмашу өчен уңайлы шартлар тудыру буенча.

Очрашуда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе урынбасары– ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һ. б.лар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International