Татарстан Президенты Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков белән очрашты

2022 елның 9 декабре, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген, Ватан Геройлары көнендә, Социалистик Хезмәт Герое, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасының мактаулы рәисе Илдус Мостюков белән очраштылар.

Галим-конструктор Илдус Шәйхелислам улы Мостюков Казанда 1928 елда туган. КАИның радиотехника факультетын тәмамлый һәм 1955 елда Казан ОКБ-294 кә урнаша. Авиация техникасы эшен өйрәнү һәм авиация өчен махсус чаралар һәм системалар эшләү белән шөгыльләнә. 1980 елда Радиолокацион тануның бердәм дәүләт гомумхалык системасын булдырган өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Илдус Мостюков - "үзебезнеке-чит"  танып белү системасын булдыручыларның берсе.

Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюковны Ватан Геройлары көне белән котлады һәм аның илнең оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International