Минтимер Шәймиев Татарстан Халыклары ассамблеясы Советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда, Татарстан Халыклары ассамблеясы төзелүнең 30 еллыгына һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, Ассамблея Советының киңәйтелгән утырышы узды.

Утырыш башланыр алдыннан тантаналы чарада катнашучылар һәм кунаклар Халыклар дуслыгы йортының күргәзмә залында ачылган «Татарстан Халыклары ассамблеясы: тарих һәм хәзерге заман» фотокүргәзмәсендә булдылар.

Киңәйтелгән утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Халыклары ассамблеясенең Мактаулы рәисе, Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Россия Федерациясенең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Казанда аккредитацияләнгән чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, Ассамблеяның филиаллары һәм вәкиллекләре, республика районнарында Дуслык йортлары һәм үзәкләре вәкилләре катнашты - барлыгы 220дән артык кунак һәм форумда катнашучы.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән Татарстанның күп милләтле хәрәкәте лидерларын һәм ветераннарын республика тормышындагы әһәмиятле вакыйга белән котлады.

Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзен РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юллады.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең сәламләү чыгышында: «Без сезнең белән тарихи вакыйгаларның җанлы шаһитлары, күп нәрсәләр аша үтәбез һәм үттек, әмма баолык кыенлыкларга карамастан, үткән еллар безне яхшы якка үзгәртте, үзебезне һәм әйләнә-тирәбезне үзгәртеп, үз кулларыбыз һәм аңыбыз белән киләчәкне булдырабыз. Бу – алга китешебезнең, казанышларыбызның этәргеч көче».

«Без бер-беребезгә якынлаштык, бер-беребезне аңлау артты, һәм бу безне тагын бер кабат юлыбызның дөреслегенә ышандыра», - дип ассызыклады ул.

Татарстанлыларны ТР Халыклары ассамблеясе оешуга 30 ел тулу белән котлап, Рамазан Абдулатипов ассызыклаганча, милли сәясәтне гамәлгә ашыруда Татарстан тәҗрибәсе күп милләтле илнең хокукый карарларының «алтын фондына» керә.

Утырыш республиканың күп милләтле хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International