Минтимер Шәймиев Россия тарих җәмгыяте делегациясе белән очрашты

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе, Россия тарих җәмгыяте әгъзасы Минтимер Шәймиев Россия тарих җәмгыяте Идарәсе рәисе, «Ватан тарихы» фондының башкарма директоры Константин Могилевский, Россия тарих җәмгыяте Президиумы әгъзасы, РФА вице-президенты, РФА Археология институты директоры Николай Макаров, шулай ук Әзербайҗан Милли фәннәр академиясе академигы Шахин Мостафаев белән очрашты.

Кунаклар Казанга «Археологик агачны һәм органик материалларны реставрацияләү, консервацияләү һәм музейлаштыру» халыкара конференциясендә катнашу өчен килде.

Очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Ленар Сафин, А. Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Равил Хәйретдинов һәм башкалар катнашты.

Очрашу башында КФУ ректоры Ленар Сафин Минтимер Шәймиевкә КФУ бүләген – Х.Д. Френның Алтын медален тапшырды.

Очрашу барышында урта һәм югары мәктәптә, илебезнең тарихи фәнендә тарихи белем бирүне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу ахырында Россия тарих җәмгыяте Идарәсе рәисе Константин Могилевский Минтимер Шәймиевкә Татарстан һәм Россиянең тарихи-мәдәни мирасына игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәте өчен Россия тарих җәмгыяте рәисе С.Е. Нарышкинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Минтимер Шәймиев кунакларны «Яңарыш» Республика Фондының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International