Минтимер Шәймиев Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны оештыру комитетының йомгаклау утырышында катнашты

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны әзерләү һәм уздыруны оештыру комитетының йомгаклау утырышында видеоэлемтә режимында катнашты.

Утырыш бүген Мәскәүдә узды. Аны оештыру комитеты рәисе, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар чыгыш ясады.

Минтимер Шәймиев үз чыгышында Россия Президентына һәм ил Хөкүмәтенә Идел буе болгарлары тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны үткәрү инициативасын хуплавы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинга һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бәйрәм чараларын уздыруда зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Киләчәктә бу эшне, әйтик, балалар аңына сеңдерү аша тирәнәйтергә кирәк. Бу тезис Бөтендөнья татар конгрессы съездында да хупланды. Без әкренләп балаларны Россия төбәкләреннән дә кабул итү өчен шартлар булдыра алабыз. Бу тарихи датаны истә калдырсыннар өчен, Болгарны балаларга күрсәтергә кирәк", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International