Минтимер Шәймиев археологик агачны реставрацияләү мәсьәләләренә багышланган Халыкара конференциядә чыгыш ясады

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында «Археологик агачны һәм органик материалларны реставрацияләү, консервацияләү һәм музейлаштыру» халыкара конференциясе ачылды.

Конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр советы Рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев, Россия тарих җәмгыяте идарәсе рәисе, «Ватан тарихы» фонды башкарма директоры Константин Могилевский, РФА Археология институты директоры Николай Макаров, Россия ИКОМ башкарма директоры Ольга Чистанова, «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин, ТР Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Равил Хәйретдинов һәм башкалар катнашты.

Конференциядә катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

Ул халыкара конференциянең Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителгән һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елында узуын билгеләп үтте. Ул шулай ук ассызыклаганча, Татарстан Республикасы, бигрәк тә соңгы дистәләрдә, мәдәни мирасны торгызу һәм саклау мәсьәләләре белән максатчан һәм предметлы рәвештә шөгыльләнә.

Минтимер Шәймиев «Яңарыш» Республика Фонды эшчәнлеге һәм республиканың ЮНЕСКО белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

«Безнең республикада Татарстанның күпмилләтле халкының тарихи мирасын, «Яңарыш» Республика Фонды аша торгызуга бик күп хәйриячеләр кушылуы куанычлы. Казан Кремле тарихи-архитектура комплексын, Болгар тарих-археология комплексын, шулай ук Свияжск утрау-шәһәрчегенең Успение соборын һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү әлеге искиткеч зур хезмәтнең нәтиҗәсе булды. Без Идел буе федераль округындагы Бөтендөнья мирасы объектларының өчесе дә Татарстан Республикасында булуы белән горурланабыз», - диде ул.

«Без барыбыз да ничек күзаллыйбыз һәм аңлыйбыз, нәкъ менә бүген безнең җәмгыять рухилыгын торгызу кирәк. Күпмилләтле илебез Президенты Владимир Владимирович Путин күптән түгел «Валдай» халыкара дискуссия клубының пленар сессиясендә ясаган чыгышында: «Үсеш нәкъ менә цивилизацияләр диалогында, рухи-әхлакый кыйммәтләргә таянып барырга тиеш. Әйе, төрле цивилизацияләрдә кешене, аның табигатен төрлечә аңлау бар – ул еш кына беренче карауда гына төрле, ләкин һәркем кешенең югары абруен һәм рухи асылын таный. Гомуми, уртак нигез бик мөһим, без, әлбәттә, киләчәгебезне төзи алабыз һәм төзергә тиеш». Һәм без, чыннан да, уникаль проектларны тормышка ашырып, шуларның берсе - «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт музей - тыюлыгының «Татар бистәсе» археологик агач музее», - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Ахырда ТР Дәүләт Киңәшчесе археологик агачны музейлаштыру тарихында бердәнбер музей булдыруга үз өлешен керткән барлык галимнәргә рәхмәт белдерде.

Конференция ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт музей-тыюлыгы, ТР ФА А. Х.Халиков  ис. Археология институты тарафыннан оештырылды. 

Конференциядә Россия, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Сирия, Монголия, Сенегал, Беларусь Республикасы, Кытай, Һиндстан, Әзербайҗаннан 100дән артык белгеч катнаша, алар өч көн дәвамында дымлылыкны өйрәнү, агачтан, каеннан, күннән һәм башка органик материаллардан археологик предметларны консервацияләү, реставрацияләү һәм экспонатлаштыру белән бәйле мәсьәләләр турыында фикер алышачаклар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International