Минтимер Шәймиев Адымнар – Әлмәт» яңа күп телле гимназиясен ачты

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев «Адымнар – Әлмәт» күп телле яңа гимназиясен ачты.

Беренче ике комплекс – Алабугада һәм Казанда 2020 елның 1 сентябрендә укучылар кабул иткән иде. 2021 елның 1 сентябрендә Актаныш һәм Чаллы шәһәрләрендә комплекслар ачылды. 2021 елның октябрендә Казанда беренче шәһәр яны өстәмә мәгариф үзәге эшли башлады.

Әлмәттә һәм Түбән Камада яңа «Адымнар» комплекслары төзелешенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 2021 елның 4 сентябрендә старт биргәннәр иде. Бүген ике комплекста да уку елы башланды.

Иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Адымнар – Түбән Кама» күп телле комплексын ачу тантанасында катнаштылар.

Аннары ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәт шәһәренә, Ринат Галиев урамына, «Адымнар – Әлмәт» полилингваль гимназиясе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе урнашкан урамга килде.

Ачылу тантанасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрүдән һәм гимннарын башкарудан башланып китте.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында тантанада катнашучыларны Белем көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төп бурыч: вакыт таләпләренә җавап бирә торган белем бирү процессын җитди оештыру.

«Белем – ул аерым бер көч, нигезләрнең дә нигезе. Без мәгариф дәрәҗәсен күтәрү һәм моның өчен шартларны яхшырту турында уйланганда шундый нәтиҗәгә килдек: «Адымнар» кебек гаять заманча мәктәпләр төзи башларга кирәк», - диде ул.

Минтимер Шәймиев республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, район һәм «Татнефть» ГАҖ җитәкчеләренә бу проектка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Без катлаулы эшкә тотындык, чөнки мәктәпләр кыйммәт, ләкин бушлай. Киңәшләшеп, без бу адымны ясарга булдык, чөнки бу моны булдыра алабыз. Без бу могҗиза мәктәбен бер ел эчендә гамәлгә ашырдык, бер ел элек бу комплекс төзелә генә башланган иде. Хәзер иң мөһиме – укытучылар туплау һәм ата-аналар белән бергә эшләү. Болар – искиткеч киләчәге булган иң яхшы мәктәпләр. Без булдырабыз! Бүген без яңа мәктәптә белем һәм үзара килешүгә беренче адымнарыбызны ясыйбыз», - дип тәмамлады сүзен Минтимер Шәймиев.

Ул гимназия директоры Илшат Яруллинга уку-укыту әсбаплары алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Яңа мәктәп укучыларын һәм укытучыларын шулай ук Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов котлады.

«Бүген безнең шәһәр өчен Белем көне генә түгел, безнең өчен бүген бик зур вакыйга – «Адымнар» проекты кысаларында бер елдан да азрак вакыт эчендә төзелгән яңа, иң яхшы һәм искиткеч мәктәптә уку сезоны ачыла. Минтимер Шәрипович, барлык әлмәтлеләр исеменнән, Алсу микрорайонында яшәүчеләр исеменнән генә түгел, генә күрше территорияләрдә яшәүчелә исеменнән дә рәхмәт әйтәсем килә, бу идея үз вакытында барлыкка килгәндә үк, Сез, «Яңарыш» Республика фонды эшчәнлеге кысаларында, Әлмәттә дә күп телле мәктәп төзү турында карар кабул иткән идегез.

Бүген без йөз процент әзер булган мәктәп бусагасында торабыз. Бу – күз алдына китерүе мөмкин булган иң заманча мәгариф учреждениесе. «Адымнар» күп телле мәктәбе, аның эшләү принцибы, анда уку – ниндидер стандарт мәктәптәгечә генә түгел, монда уку җиңел булмаячак, әмма бик кызык булачак. Һәм менә бу кызыклы, катлаулы юл балаларның конкурентлыкка сәләтле иң яхшы белемнәр алуына китерергә тиеш», – дип билгеләде ул.

Аннары «Грань» төзелеш компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов директор Илшат Яруллинга мәктәпнең символик ачкычын тапшырды. Һәм яңа мәктәптә беренче кыңгырау чыңлады.

Тантаналы чара «Адымнар» мәктәпләре гимнын башкару белән тәмамланды.

Аннары Минтимер Шәймиев «Адымнар-Әлмәт» күп телле комплексы буенча йөреп һәм аны карап чыкты.

4 катлы бинаның гомуми мәйданы – 24 625,22 кв.м, ул уку һәм административ блоклардан, медицина бүлмәләреннән, 430 утыру урынлы ашханәдән, 500 утыру урынлы актлар залыннан, китапханәдән, гардеробтан, спорт блогыннан (зур спорт залы – 1, кече спорт залы – 1, ике кәсале бассейннан тора) тора.

Сменада укучылар саны - 1224 укучы.

Гимназиягә керү өчен гаризалар 2022 елның 1 апреленнән җыеп алынган. Бу уку елына һәрберсендә 25-30 укучысы булган 773 укучыга исәпләнгән 32 сыйныф-комплект тупланган.

Минтимер Шәймиевны күп телле белем бирүнең траекториясен исәпкә алып әзерләнгән мәктәпнең уку-укыту планы белән таныштырдылар. Шулай ук балаларга өстәмә белем биргәндә «тулы көн» режимында өстәмә фән дәресләре, спорт, сәнгать-эстетик юнәлештәге түгәрәкләр һәм секцияләр кысаларында эш оештырылачак. 22 нче күп телле балалар бакчасы белән бергә эшләү планлаштырылган.

Тел юнәлешләре буенча дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру планлаштырыла: сәнгать-гамәли иҗат, вокаль ансамбль, хореография студиясе, журналистика (татар телендә), Web-эшләнмә, «Мин татарча сөйләшәм», «Туган телем - иркә гөлем», кытай теле курсы, бары тик English, инглиз телендә сөйләшүче җитәкчелегендә «Jolly Phonics» инглиз теле курсы, француз клубы, гарәп теле курслары һәм башкалар.

ТР Дәүләт Киңәшчесен Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, «Яңарыш» Республика Фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов һ.б. лар озатайөрде.

Белешмә өчен.

2019 елда Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Россия Федерациясе дәүләт белем бирү стандартлары һәм «Мәгариф» илкүләм проекты бурычлары нигезендә рус, татар һәм инглиз телләрендә укытыла торган күп телле гомуми белем бирү комплекслары төзү проектын тормышка ашыра башлады.

Проектны ТРның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев башлап җибәрде, РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән барлык комплекслар да «Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл» исеме астында берләшә. Аның исеменә үк мәктәп фәлсәфәсе салынган: төрле халыкларның милли традицияләрен хөрмәт итүче, телләр һәм мәдәниятләр төрлелеген кабул итүче яшь буын тәрбияләү.

Башлангыч проектта алты мәгариф комплексы һәм шәһәрдән читтә ике өстәмә белем бирү үзәге булдыру каралган иде. Бүгенгә алты комплекс һәм Казанда бер өстәмә белем бирү үзәге ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International