Минтимер Шәймиев Мәрьям ананың Казан иконасы табылу көненә багышланган тантаналарда катнашты

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Мәрьям ананың Казан иконасына ия булуга 443 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Тантанада шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Минский һәм Заславский митрополиты Вениамин, Казанга чиркәү тантаналарына килгән Рус Чиркәве архипастырьлары, Казан епархиясе руханилары, Казан һәм Татарстан халкы һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән паломниклар катнашты.

Тантана  Мәрьям ананың Казан иконасы соборында, изге литургия тәмамланганнан соң узды.

Чараның рәсми өлешен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл ачты, аннан соң Минский һәм Заславский метрополиты Вениамин чыгыш ясады.

Православие динендәгеләргә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте.

«Нәкъ бер ел элек без тарихи вакыйгада –  Мәрьям ананың Казан иконасы Соборын изгеләндерүдә катнаштык, – дип искә төшерде ул. – Без бу вакыйгада катнаштык. – Һәм бүген, бөек христиан изге урынының – Мәрьям ананың Казан иконасы табылуның 443 еллыгында – әлеге мәһабәт гыйбадәтханә янә руханилар һәм дин тотучылар белән тула».

Минтимер Шәймиев барлык катнашучыларны һәм алар аша барлык православие динендәге татарстанлыларны, барлык россиялеләрне шундый мөһим һәм шатлыклы бәйрәм белән котлады.

«1579 елда Мәрьям ананың могҗиза тудыручы образының безнең җирдә килеп чыгуы һәм аңа ия булу күп гасырлар дәвамында казанлыларның аерым горурлыгы булды һәм шулай булып кала да. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2015 елның 4 ноябрендә – Халыклар бердәмлеге көнендә – бөтен дөньяга танылган соборны һәм Болгар Ислам академиясен торгызу турындагы указ имзалавы милләтара һәм диниара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту курсын гамәлгә ашыруның ачык мисалы булды», - дип билгеләп үтте ул.

Минтимер Шәймиев бу тарихи миссияне үтәүне «Яңарыш» республика фондына ышанып тапшырылуы турында сөйләде.

«Миңа, әлеге проектны рухландыручысы владыка Феофан белән бергә, бу изге эштә турыдан-туры катнашырга насыйп булуга Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Мәрхүм митрополит, Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе, республика җитәкчелеге, архитекторлар, төзүчеләр, реставраторлар һәм археологлар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, барлык игелекле кешеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә, без бу искиткеч Соборны яңадан торгыза алдык. Бу изге эш Татарстанның үзендә генә түгел, ә аннан читтә дә күп кенә кешеләр күңелендә киң чагылыш тапты. Соборны торгызуга төрле милләт һәм дин вәкилләре акча бирделәр», - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Ул шулай ук. бөтен халык ярдәме белән борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге торгызылды, Кол Шәриф мәчете төзелде һәм Казан Кремле территориясендә Благовещение соборы реставрацияләнде, дип тә искәртте.

«Без сезнең белән нигә генә тотынсак та, барысын да чын күңелебездән эшлибез – безнең яраткан гыйбарәбез белән «Без булдырабыз!» белән башкарып чыгабыз. Безнең республиканың күп милләтле халкы хакына бергәләп булдырылган барлык нәрсә безне берләштерә, безне яхшырак һәм мәрхәмәтлерәк итә. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм күп еллар телим!» – диде соңыннан Минтимер Шәймиев.

Аннары ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Минский һәм Заславский метрополиты Вениамин һәм РПЧ иерархиясе – тантаналы чарада катнашучылар Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан каберенә чәчәкләр салдылар.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International