Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта катнашты

2022 елның 7 мае, шимбә

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Хөрмәтле кунаклар – Бөек Ватан сугышы ветераннары.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Җиңү көне – ул изге бәйрәм, без аның өчен ата-бабаларыбызга бурычлы. "700 меңнән артык якташыбыз Ватанны яклады. Аларның яртысыннан артыгы өйләренә кайтмады. Бөек Ватан сугышы елъязмасында татарстанлыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы үрнәкләре мәңгегә калачак. Фронттагы батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен 200 меңнән артык сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 353 сугышчы – Советлар Союзы Геройлары, ә 51 фронтовик – Дан орденының тулы кавалеры", - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның дистәләгән сәнәгать предприятиеләре фронт өчен хәрби техника, сугыш кирәк-яраклары әзерләгән. "Халыкның хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан, «1941 – 1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме бирү турында Указ имзаладым.  Татарстанның ундүрт предприятиесе әлеге югары исемгә лаек булды. Бу – лаеклы бүләк һәм горурланырлык сәбәп", - дип белдерде ул.

"Бу якты бәйрәмдә без яу кырында ятып калган, варварларча бомбага тотылу сәбәпле һәм атышлар аркасында һәлак булган, концлагерьларда юк ителгән кешеләрне искә алабыз. Бөек Ватан сугышының барлык корбаннары турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге саканыр", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сугыш елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, аларның һәркайсы Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте: "Сез авыр сынауларга бирешмәдегез һәм дөньяны фашизмнан азат иттегез. Бернәрсә дә сезнең рух көчен һәм җиңүгә омтылышны сындыра алмады. Сез – Ватанга чиксез тугрылык, Туган илгә һәм үз халкына мәхәббәт үрнәге".

Президент ассызыклаганча, безнең катлаулы заманда җиңүчеләр буыны васыять иткән идеалларга иярү аеруча мөһим. "Бүген дә ветераннарның данлыклы Россия армиясе сафларында оныклары үзләренең хәрби бурычларын лаеклы үтиләр, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар, шул исәптән Украинада махсус хәрби операция үткәрү кысаларында да. 1945 елдагы Җиңүдәге кебек үк, тарих үзенең гадел, бердәнбер дөрес юлын сайлаячагына, нацизм кебек абсолют явызлыкка хәзерге дөньяда урын юклыгын тагын бер кат раслар", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

"Бу бәйрәм көнендә без ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларга тынычлык һәм ирек, каһарманлык һәм кыюлык, какшамас ихтыяр көче өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Бөек Җиңү көне белән!» - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты чарада катнашучыларга.

Аннары Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә исән булмаган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның туганнарына бүләкләр тапшырды. Николай Урюпов үзенең бабасы Иван Медведев таныклыгын алды (1975 елда вафат булган), ә Рәмзия Ахуновага әтисе Фәтхетдиннең III дәрәҗә Дан орденына документлар тапшырыла.

Шулай ук тантаналы чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International