Минтимер Шәймиевны Россия төбәкләре башлыклары, илчеләр һәм сәяси эшлеклеләр 85 яшьлеге белән котлый

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чиләбе өлкәсе Губернаторы А. Текслер бүген 85 еллыгын бәйрәм иткән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына җибәрелгән котлау сүзләренә кушылды.

«Юбилеегыз белән ихлас котлауларымны кабул итегез. Сез ике гасыр чигендә Россия федерализмын торгызуга зур өлеш керттегез, республиканың ышанычлы социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсеше өчен күп эш башкардыгыз. Һәм хәзер Сезнең белемегез, бай тәҗрибәгез һәм стратегик фикер йөртә белүегез Татарстан халкы файдасына нәтиҗәле эшнең нигезе булып тора», – диелә Минтимер Шәймиев исеменә килгәне телеграмма текстында.

Волгоград өлкәсе Губернаторы А. Бочаров «Сезнең стратегик фикерләү һәм тормыш тәҗрибәгезгә таянып, дәүләтебез өчен мөһим булган нәтиҗәле эшне уңышлы дәвам итүегезне телим».

Россия Федерациясенең Болгария Республикасындагы Илчесе Элеонора Митрофанова билгеләп үткәнчә, хезмәт сөючәнлеге, искиткеч оештыру сәләте, кешеләр турында ихлас кайгыртуы аркасында Минтимер Шәймиев уңышлы дәүләт эшлеклесе үрнәге булды, аның исеме Россиядә һәм аннан читтә дә яхшы мәгълүм. Ул юбилярга нык сәламәтлек, яхшы кәеф, озын һәм актив тормыш теләде.

Дәүләт берлеге дәүләт секретаре Дмитрий Мезенцев: «Минтимер Шәймиев бетмәс-төкәнмәс потенциалга ия, ул чын лидерлар рәтенә керә», – дип ассызыклады.

Абхазия Республикасы Президенты Аслан Бжания билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәрип улы Шәймиевка һәрвакыт сәяси ихтыяр көче, зирәклек, какшамас абруй хас булды. «Һәм бүген дә Сез ирешелгәннәрдә тукталып калмыйсыз, халык файдасына тырышып эшләвегезне дәвам итәсез, – диелә телеграмма текстында. – Бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек һәм бәхет телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International