Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Сезне 85 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм!

Зирәк, җаваплы, принципиаль һәм ихтыярлы кеше, күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Сез озак еллар дәвамында мөһим вакыйгаларның үзәгендә торасыз. Сезнең идарә итү талантыгыз, профессионаллык һәм киеренке хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстан илнең динамик үсеш алган төбәкләренең берсенә әверелде, төрле өлкәләрдә алдынгы булды. 

Бүген дә Сез туган республикагыз тормышында актив катнашасыз, аның үсеше һәм чәчәк атуы өчен күп эшләр башкарасыз, зур иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге алып барасыз. 

Кадерле Минтимер Шәрип улы! Бу истәлекле көндә Сезгә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим. 

Тирән ихтирам белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International