Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчеләре һәм ЮНЕСКО артистлары очрашуында катнашты

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Парижда, ЮНЕСКО штаб-квартирасында тынычлык хакына ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчеләре һәм ЮНЕСКО артистлары очрашуы узды.

Анда видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Очрашуның модераторы - ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе, Франциянең танылган композиторы һәм музыкант Жан-Мишел Жарр.

Очрашуда катнашучыларның барысын да ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле сәламләде.

Очрашу барышында катнашучыларга ЮНЕСКОның мәгариф, мәдәният, социаль һәм гуманитар, табигать фәннәре, коммуникация һәм мәгълүмат, океанны өйрәнү өлкәләрендәге эшчәнлеге, шулай ук ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчеләре эшчәнлегенең программасы тәкъдим ителәчәк.

Очрашу ике көн дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International