Минтимер Шәймиев Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада катнашты

2021 елның 8 октябре, җомга

Бүген Казанда “Корстон” КСККда Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм республиканың авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Сәламләү сүзендә  Рөстәм Миңнеханов иска алганча, бүген республикада авыл үсешенә аерым игътибар бирелә – анда татарстанлыларның дүрттән бер өлеше яши.

Быел бездә һава шартлары катлаулы булды – температура һәм явым-төшемнәр буенча 2010 елга якын иде, корылык аркасында республикада гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде, дип искә төшерде Татарстан Президенты. Барлык кыенлыкларга да карамастан, быел авыл хезмәтчәннәре тагын бер кат үзләренең һөнәри осталыкларын исбатладылар, тармакның өзлексез эшен тәэмин иттеләр. “Дым саклаучы һәм прогрессив технологияләрне системалы рәвештә кертү корылыкны азрак югалтулар белән кичерергә мөмкинлек бирде. 2,4 млн. тонна ашлык җыелган, бу 2010 ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга диярлек күбрәк, 1 млн тонна шикәр чөгендере, 1 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә, 300 мең тонна май орлыгы”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика уңышына Чистай, Алексеев, Арча районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре аеруча зур өлеш кертте. Бу нәтиҗәләргә комбайнчылар, механизаторлар, агрономнар, инженерлар коллективлары һәм җитәкчеләр тырыш хезмәтләре белән иреште. Яңа технологияләр куллану һәм команда белән эшләү авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары уңышка ирешергә мөмкинлек бирде.

Рөстәм Миңнеханов Агросила, “Ак Барс” холдинг компаниясе, “Август – агро”, “Красный восток – Агро”, “Агроинвест”, “Хузангай”, “Био-агро”, “Продпрограмма” кебек агрохолдингларга югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде. “Уңышлы урып-җыю кампаниясенең нигезе – комбайнчыларның профессиональлеге һәм тәҗрибәсе. Бүген аларның күбесе бу залда, шул исәптән Александр Субботкин, Әгъзам Хисмәтов, Таһир Габетдинов. Бик зур рәхмәт сезгә!” – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү буенча Татарстан лидерлыгын саклап калган терлекчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Агымдагы елда республикада 1 млн 950 мең тонна сөт, 431 мең тонна ит, 1,2 млрд йомырка җитештерү планлаштырыла.

“Безнең бурыч – авыл кешеләренең тормышы иң заманча стандартларга җавап бирүгә ирешү. Республикада территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда шундый 44 программа эшли. Халык өчен мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, клублар һәм спорт мәйданчыклары ачыла. Шәһәр халкы исеменнән авыл халкына атна саен авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре уздырганнары өчен рәхмәт белдерәм. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм. Туган җиргә мәхәббәтегез, тырыш хезмәтегез һәм Татарстан үсешенә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә. Кадерле дуслар! Барыгызны да тагын бер кат чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә игелекле, тырыш хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Ә хәзер дәүләт бүләкләрен тапшыруга күчәбез”, - диде Татарстан Президенты.

Тантаналы чара кысаларында алдынгы хезмәткәрләр Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International