Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2021 елның 8 октябре, җомга

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы булды.

Юлламада Татарстан тормышының төп өлкәләренә кагылдылар. Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисади хәленә җентекле анализ ясады, Татарстан үсешенең стратегик бурычларын билгеләде. Юлламаның тулы тексты белән Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Татарстан Президентының Дәүләт Советына  юлламасы яңгыраган парламент утырышына, гадәттә, Дәүләт Советы депутатлары белән бергә, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм республиканың киң җәмәгатьчелек вәкилләре чакырыла. Егерме бишенче утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе сенаторлары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Хисап палатасы вәкилләре, Татарстан Прокуроры, зур предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр лидерлары, ветераннар, чит дәүләтләрнең Казандагы дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International