Минтимер Шәймиев ТР Фәннәр академиясенең 30 еллыгына һәм Татарстанда академик фәннең 100 еллыгына багышланган тантаналы утырышта катнашты

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә нигез салынуның 30 еллыгына һәм Татарстанда академик фәннең 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Ректорлар советы рәисе, ТР ФА  академигы Илшат Гафуров, Макс Планк исемендәге институт (Германия) директоры, РФА академигы, ТР ФА нең шәрәфле әгъзасы Рәшит Сюняев (онлайн-режимда), Висконсин университеты (АКШ) һәм Назарбаев университеты (Казахстан) профессоры, ТР ФА нең шәрәфле әгъзасы Юлай Шамилугълы (онлайн-режимда) катнашты.

Утырышны ТР ФА президенты Мәгъзүм Сәлахов “Татарстанның академия фәне: тарих һәм хәзерге заман” доклады белән ачты.

Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан галимнәрен ТР Фәннәр академиясенең 30 еллыгы белән котлады.

“100 ел элек Академия үзәге ачылу һәм 30 ел элек Татарстан Фәннәр академиясен булдыру Татарстанның яңа тарихы, аерым алганда, республикабызның 100 еллыгы белән тыгыз бәйләнгән. Безнең республикада академик, тармак һәм югары уку йортлары фәне бер-берсенә яраша. Шунысы куанычлы, Казанның танылган химия, математика, физика, медицина фәнни мәктәпләре, күп гуманитар тикшеренүләр тармаклары дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган”, - дип билгеләде ул үзенең чыгышында.

Минтимер Шәймиев ТР Фәннәр академиясе галимнәренә һәм институтларына “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегенә ярдәм иткәннәре, республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызуга фәнни ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

“Безнең уртак эш нәтиҗәләрен халыкара тану – 2014 елда Болгар тарих-археология комплексын, ә 2017 елда Успение соборын һәм Зөя утрау-шәһәрлеге монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү булды”, - дип ассызыклады ул.

Минтимер Шәймиев ул эшләр нәтиҗәсендә без бабаларыбызның Россия территориясендә ирекле һәм рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең дөрес датасын билгели алдык, дип билгеләде. - 922 елның 21 маенда, 1100 ел элек.

“Россия Федерациясенең Ислам дөньясы бу тарихи датаны тантаналы төстә билгеләп үтәргә әзерләнә. Әлеге вакыйга илебезнең бөтен ислам руханиларының берләшүендә хәлиткеч роль уйнарга тиеш. Республикабыз мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты (Казан ш.) белән бергә ТР ФА  Исламны өйрәнү тикшеренүләр үзәгенең бу изге эшкә файдалы өлеш кертүенә шигебез юк”, - диде ул.

“Сезнең алдан күрүчәнлегегез һәм киләчәк өчен көндәлек эшегез фән өлкәсендә нигез булып тора. ТР Фәннәр академиясенең  XXI гасыр таләпләренә үз вакытында җавап бирә алырлык уникаль фәнни үзәккә әвереләчәгенә ышанам”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International