Минтимер Шәймиев КФУның Астрономия обсерваториясе ачылуга 120 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашты

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Бүген Яшел Үзән районында, Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә, аның ачылуына 120 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Алексей Лавров, Казан университеты ректоры Илшат Гафуров, “Аэрокосмик радиоэлектрон системалар” кафедрасы профессоры Валерий Волосюк, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Космик гаскәрләр ветераннары берлегенең, Россия Космонавтика академиясе һәм ассоциациясенең мактаулы вәкилләре, шулай ук фәнни берләшмәләр вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Бәйрәм программасы Казан университетының Астрономия обсерваториясенә нигез салган Д.И.Дубяго һәм В.П.Энгельгардт хөрмәтенә скульптура композициясен ачу тантанасы белән башланды. Һәйкәл сакланып калган фотография буенча башкарылган.

Тантанада шулай ук астрономнар Дубяго династиясе вәкилләре дә катнашты: Д.И.Дубягоның оныгы - физика-математика фәннәре кандидаты, обсерваториянең өлкән фәнни хезмәткәре Инга Дубяга һәм оныгының кызы - КФУ планетарие җитәкчесе Юлия Булатова.

Аннары кунаклар сәхнәгә юнәлде, анда бәйрәмнең тантаналы өлеше узды.

Бәйрәмдә катнашучыларны Илшат Гафуров сәламләде һәм КФУ Астрономия обсерваториясенең тарихы һәм хәзерге казанышлары турында сөйләде.

Алга таба Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. “Без бүген ике күренекле галим, дуслар - Дмитрий Иванович Дубяго белән Василий Павлович Энгельгардтка һәйкәл ачтык. Минемчә, бу аеруча әһәмиятле вакыйга. Энгельгардт һәм Дубяго дус һәм фикердәшләр булалар, астрономия фәнен үстерү белән шөгыльләнәләр. Алар бер-берсе белән рәттән җирләнү турында ант итәләр. Йөз ел узганнан соң, ректор һәм аның командасы тырышлыгы белән без бу васыятьне үти алдык. Бу - мәсьәләнең әхлакый ягы. Минем карашка, бу вакыйга бик мөһим әхлакый-рухи мәгънәгә ия, ул хәзерге буынның бу атаклы галимнәр турындагы тарихи истәлеге алдында җаваплылыгын чагылдыра. Алар Казан университеты формалашуга, Россия тарихы һәм мәдәнияте, бөтен дөнья фәне үсешенә уникаль өлеш керткәннәр”, - дип билгеләде ул.

“Без “Яңарыш” фондын булдырдык, ул безнең тарихи матди мирасыбызны торгызу буенча бик зур эшләр башкара. Соңгы вакытта без Бөтендөнья мирасы исемлегенә өч объектны – Казан Кремлен, Болгарны, Зөяне кертә алдык. Хәзер алда КФУ ның Астрономия обсерваториясе тора, бу юнәлештә зур уртак эш алып барабыз. Без изге эш эшлибез, барыбыз бергә университет тарихына матур юллар язабыз”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

Тантаналы өлеш тәмамланганда бүләкләр тапшырылды. Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм “Яңарыш” республика фондының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Валерий Волосюк Минтимер Шәймиев һәм Илшат Гафуровны Юрий Гагарин һәм Герман Титовның беренче космик очышларына 60 ел тулуга багышланган истәлекле исеме куелган медальләр белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International