Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт Җыены»нда катнашты

2021 елның 24 сентябре, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Милләт Җыены»ның пленар утырышында катнашты. Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәйданында уза.

«Милләт Җыены» Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Чарага Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 70 төбәгеннән, шулай ук чит илләрдән 500 татар активы вәкиле чакырылган.

Татарстан Президенты утырышта катнашучыларны сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге очрашулар барышында татар халкының һәр вәкилен борчыган актуаль мәсьәләләр күтәрелә. «Алар арасында туган телне, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклап калу, Бөтенроссия халык санын алуда катнашу да бар. Бу юнәлештә эшне без барыбыз бергә алып барабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Татарстан территориясендә барлык татарларның 30%ы яши. Калганнары республикадан читтә, шулай ук чит илләрдә яши. «Урыннарда татарлар конгрессы һәм милли-мәдәни оешмалар үз үзенчәлеген һәм милләтен саклап калу буенча зур эш алып бара. Сез – безнең ышанычлы таянычыбыз. Һәм моның өчен без сезгә рәхмәтлебез», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты чарада катнашучыларга.

«Әлбәттә, безне телне саклау, туган телдә мәктәп белеме бирү мөмкинлеге борчый. Бүген әлеге мәсьәләләрне юридик яктан тәэмин итү җайга салынган. Безнең Россиянең башка төбәкләренә һәм чит илләргә визитларыбыз вакытында без җирле татар активы белән очрашырга тырышабыз, аларга һәрьяклап ярдәм итәбез. Ышанам ки, киләчәктә дә бергә булачакбыз, бердәм булачакбыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев шулай ук мәгариф темасын кузгатты. Ул ассызыклаганча, бүген ата-аналар баланың кайсы телдә белем алачагын сайларга хокуклы. «Әлбәттә, бу безнең республика өчен дә, бигрәк тә шәһәрләрдә дә гади мәсьәлә түгел. Әмма бу юнәлештә системалы эш алып барыла», - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев Татарстанда «Адымнар» полилингваль мәктәпләре проекты үсеше турында сөйләде. Укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барыла торган белем бирү комплекслары инде Казанда, Алабугада, Чаллыда һәм Актанышта эшли. Әлмәттә һәм Түбән Камада тагын ике уку йорты төзелә.

Минтимер Шәймиев киләсе елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен ирекле кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәк, дип өстәде. «Бу – безнең рухибызны яңартуны символлаштыручы мөһим вакыйга», - дип ассызыклады ул.

Утырыш кысаларында Рөстәм Миңнеханов татар мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International