Татарстан Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачтылар

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңа балалар бакчасы ачтылар. Тантаналы чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та катнашты.

«Каракүз» балалар бакчасында 140 балага 6 төркем эшләячәк. Уен һәм буфет бүлмәләре, спорт залы, музыка залы, ИЗО-студия, туган телне өйрәнү кабинеты, педагог-психолог, логопед һәм өстәмә белем бирү кабинетлары, медицина блогы корылган. Төзелеш эшләрен «Татнефть» компаниясе финанслаган.

Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә шундый әһәмиятле социаль проектка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Нефтьчеләр көне алдыннан «Татнефть» компаниясе шәһәргә шундый матур бүләк ясады. Без карадык – балалар бакчасы бик яхшы, төзүчеләр барлык эшләрне дә сыйфатлы итеп башкарганнар, бернинди кисәтүләр дә юк. Балалар һәм аларның әти-әниләре канәгать булыр дип уйлыйм», - дип билгеләде ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Әлмәт» иҗтимагый үзәге янәшәсендәге «Татнефть» ГАҖ штаб-фатиры янында урнашкан «Каракүз» скверын да карап чыктылар. Биредә татар халкы легендалары буенча танылган Каракүз скульптурасын урнаштырганнар. Фигураның биеклеге җиде метр, авторы – скульптор һәм архитектор Даши Намдаков. Скульптура шәһәр мохитенә туы китерелгән яшел ял зонада урнаштырылган. Нефтьчеләр көне уңаеннан сквер территориясендә урам театры тамашалары да оештырылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International