Минтимер Шәймиев “Адымнар - Чаллы” күптелле мәктәбен ачты

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Бүген Чаллы шәһәрендә “Адымнар - Чаллы” күптелле белем бирү комплексы ачылышы тантанасы узды.

Тантанада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “Грань” төзелеш компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Тантананы Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев ачты.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Наил Мәһдиев бу көн шәһәр тарихына истәлекле көн – Чаллы шәһәрендә беренче күп телле гимназия ачылган көн буларак кереп калачак, дип билгеләде.

Минтимер Шәймиев мәктәп линейкасына җыелганнарның барысын да Белем көне һәм яңа “Адымнар” мәктәбе ачылу белән котлады.

“Без балаларыбыз дөнья масштабында көндәшлеккә сәләтле булып үссеннәр өчен, илебездә беренчеләрдән булып бу идеяне тормышка ашырдык. Дөнья торган саен ныграк ачыла бара, безнең балалар дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан республикабызга хезмәт итәчәкләр. Бездән зур дөньяга югары белемле балалар китәчәк, алар халкыбызны һәм илебезне лаеклы төстә танытырлар. Проектның төп мәгънәсе шунда, шул безнең киләчәгебез”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев яңа мәктәпнең директорына уңышлар теләде. Гимназиянең директоры Азат Галиев “Адымнар-Чаллы” мәктәбендә укытылачак өч телне дә камил белә.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Азат Галиевкә мәктәпнең матди базасын ныгыту өчен сертификат тапшырды.

Ә Леонид Анисимов мәктәп директоры Азат Галивкә мәктәпнең символик ачкычын тапшырды.

Барлык 1 нче класска керүчеләргә һәм дәрәҗәле кунакларга кыңгыраулар таратылды, кыңгырау тавышлары яңа мәктәптә беренче дәреснең башлануын хәбәр итте.

Аннары Минтимер Шәймиев һәм Наил Мәһдиев яңа мәктәпне карадылар.

“Адымнар - Чаллы” күп телле мәктәбе Чулман проспектында урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы – 24625,22  кв.м.; бина уку һәм административ блокларны, медицина бүлеген, 424 урынга ашханәне, 560 урынга актлар залын, китапханә, чишенү бүлмәсен, спорт блогын (зур спорт залы, кече спорт залы, бассейн) үз эченә алган.

Чаллыда Минтимер Шәймиев шулай ук Җамигъ мәчете төзелеше мәйданчыгында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International