Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова хөрмәтенә истәлек тактасы ачтылар

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Бүген Казанда (Зур Кызыл урамы, 57Б) язучы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны Республика көне белән котлады. Ул Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмовның татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Кави Нәҗминең “Язгы җилләр” романы – татар совет әдәбиятында иң әһәмиятле әсәрләрнең берсе. Ә Сәрвәр Әдһәмова татар укучысына илебез һәм чит ил шагыйрьләренең, язучыларының әсәрләрен тәрҗемәдә җиткерә.

Минтимер Шәймиев үз чиратында билгеләгәнчә, “Язгы җилләр” әсәре югары сәнгать әһәмиятенә ия. Бу роман өчен Кави Нәҗми СССР Дәүләт премиясенә лаек була.

Аннары Татарстан Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһәмова яшәгән фатирда булдылар.

Истәлек тактасы Зураб Церетели остаханәсендә эшләнгән. Финанслау чыганагы – ТР Мәдәният министрлыгыннан. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Казан Башкарма комитеты тарафыннан йортны капиталь ремонтлау эше дә оештырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International