Минтимер Шәймиев Жанболат Мурзалин белән очрашты

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстанның Татарстандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты.

Казахстанның Татарстандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачыла. Жанболат Мурзалин ТР башкаласында 2019 елның июленнән бирле эшли, тиешле срогы узу сәбәпле ул Татарстандагы эшчәнлеген төгәлли.

Сентябрь аеннан Ерлан Искаков Казахстанның Татарстандагы Генераль консулы вазифасына керешәчәк.

Жанболат Мурзалин Минтимер Шәймиевкә Татарстанда эшләгән вакытта күрсәткән ярдәме һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев Казахстанның Генераль консулын бүген Казахстанда билгеләп үтелә торган Казахстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады.

Ул Жанболат Мурзалинга Татарстанда нәтиҗәле эшчәнлеге, шулай ук Россия-Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дипломатик эшчәнлегендә уңышлар теләде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International