Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Ak Bars Retro Cars» күргәзмә комплексында булдылар

2021 елның 28 августы, шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Ak Bars Retro Cars» күргәзмә комплексында булдылар.

Мәйданчыкта 40лап уникаль ретроавтомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителгән. Совет автопромының модельләрен дә, чит ил маркаларын да күрергә мөмкин иде монда. Моннан тыш, комплекс территориясендә «КАМАЗ Мастер» экспозициясе, «Тимерхан» бүләкләр музее һәм коворкинг зонасы урнашкан.

Кунаклар өчен күргәзмә мәйданчыклары буйлап экскурсия уздырдылар һәм тәкъдим ителгән ретротехника белән таныштырдылар. Һәр машина буенча тулырак мәгълүматны махсус QR код буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International