Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгына багышланган медальләр тапшырды

2021 елның 12 июне, шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Ингушетиянең беренче Президенты, Советлар Союзы Герое Руслан Аушевка, “Эшлекле бергәлек” эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Аббас Аббасовка һәм Россия товар җитештерүчеләр берлеге президенты Олег Сосковецка “ТАССРның 100 еллыгы” медальләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт җыены – Корылтае депутаты Александр Работяев катнашты.

Минтимер Шәймиев кунакларга “Яңарыш” республика фондының тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча эшчәнлеге турында сөйләде. Ул борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеген торгызуга, Болгар ислам академиясен төзүгә һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыруга багышланган экспозицияне тәкъдим итте.

Алдарак Руслан Аушев, Олег Сосковец, Аббас Аббасов һәм Александр Работяев Татарстаннан чакырылган, интернациональ хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган сугышчыларга һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International