Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев республика Шәҗәрә бәйрәмендә катнашты

2021 елның 15 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика Шәҗәрә бәйрәменең финал этабында катнаштылар.

Чара Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов гаилә институтына сакчыл карарга өндәде. Аның сүзләренә караганда, бүген без нәкъ шуның белән көчле дә.

«Руслар, татарлар, чуашлар – теләсә кайсы милләт үз тарихын белергә тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Шәҗәрә бәйрәме - шундый позитив мисал. Бүген дөньяда глобальләшү процесслары бара, гомумән, гаилә төшенчәсе эри, югала – без гореф-гадәтләребезгә һәм тарихыбызга сакчыл карарга тиеш. Моның белән без көчле дә".

Исегезгә төшерәбез, «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестивале 2021 елның февралендә Татарстан Республикасында башланып китте. Шәҗәрә фестивале 3 этапта уздырыла: муниципаль, зона (Казан ш., Урыссу ш.т. б., Алабуга, Лаеш ш., Теләче авылы, Кама Тамагы штп) һәм республика этабы.

Фестивальдә бер гаилә коллективы яки гаилә-кардәшләр төркеме катнаша. Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә элек сайлап алу турлары үткәрелгән иде. Авыл җирлекләрендә һәм шәһәрләрдә буыннар бәйләнешен саклау, милли гореф-гадәтләрнең һәм эстетик идеалларның уртак нигезендә гаилә һәм гаилә-кардәшлек элемтәләрен ныгыту мөһим максат булып тора. Һәр гаилә үзенең гореф-гадәтләренә һәм иҗади күнекмәләренә бай, аларны саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.

Фестивальне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган - 15 майда дөньяда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1993 елда игълан ителгән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Чара гаилә әгъзаларының мөнәсәбәтләренә уңай тәэсир итә һәм аларны озак елларга якынайта.

2021 елда зона этабы 6-13 апрель көннәрендә Кама Тамагында, Урыссу, Алабуга, Лаеш ш., Теләче ав., Казан шәһәрендә узды. Барлыгы 40 район һәм шәһәр округларыннан 45 гаилә катнашты, шул исәптән Казаннан 4 гаилә.

Шәҗәрә фестиваленең республика этабында 6 гаилә командасы катнаша: Мотаһировлар гаиләсе (Әлмәт районы), Мәсәлимовлар гаиләсе (Актаныш районы), Морозовлар гаиләсе (Нурлат районы), Миңнебаевлар гаиләсе (Балтач районы), Йосыповлар гаиләсе (Тәтеш районы), Вахитовлар гаиләсе (Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы).

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» дигән Шәҗәрә бәйрәмендә беренче урынны Балтач районыннан килгән гаилә яулады.

Республика этабында җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә (1 урын өчен - 150 мең сум, 130 мең сум - 2 урын өчен, 100 мең сум - 3 урын өчен).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International