Минтимер Шәймиев Җиңү парадында катнашты

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Бүген Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы парад узды.

Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татартстан Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Тантананың рәсми өлеше Җиңү байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флаглары йөреше белән башланды.

Мәскәүдәге Кызыл мәйданда барган Җиңү парады, Россия Президенты Владимир Путинның Җиңү көне белән котлавы трансляциясе туры эфирда оештырылган иде.

Владимир Путин Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул билгеләгәнчә, республика совет солдатлары һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турындагы истәлекне саклауда барысын да эшли.

“Хөрмәтле ветераннар! Кадерле дуслар! Чын күңелдән сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим!

Сугыш кырларында башларын салганнар алдында без тирән хөрмәт һәм горурлык белән башыбызны иябез. Халкыбызның бөек батырлыгы турында истәлек безнең күңелләребездә мәңге сакланачак. Бөек Җиңү көне белән!”.

Меңъеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре, Казан хәрби училищелары, республика иҗтимагый оешмалары вәкилләре марш белән узды. Хәрби һәм махсус техника, ретро-автомобильләр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International