Минтимер Шәймиев онлайн-йөрештә үзенең әтисе Шаһишәрип Шәймөхәммәтовичның портретын урнаштырды

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

“Үлемсез полк онлайн” акциясенә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кушылды. Ул үзенең әтисенең портретын онлайн-йөрештә урнаштырды.

Шаһишәрип Шәймиев сугышка 1941 елны алына. Шунда ук алгы рәтләргә эләгә, Мәскәү астында сугыша. 1942 елда авыр яраланганнан соң комиссияләнә.

Алдарак онлайн-йөрешкә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушылган иде. Ул үзенең абзыйсы Галимҗан Миңнехановның портретын урнаштырды.

“Үлемсез полк онлайн” акциясенә 7 майга кадәр 2021.polkrf.ru проекты сайтында, шулай ук Одноклассники (ok.ru/app/polk) һәм ВКонтакте (vk.com/polk_app) социаль челтәрләрнең мини-кушымталарында теркәлергә мөмкин.

Һәрбер гариза алдан волонтер-модераторлар тарафыннан тикшерелә, аннары катнашучының шәхси кабинетында геройның онлайн-стройда узу вакыты турында мәгълүмат булачак.

Трансляция илнең барлык төбәкләрендә 9 майда, 15:00 сәгатьтә узачак. Аны 2021.polkrf.ru проекты сайтында, социаль челтәрләрдә, телеканалларда, шулай ук ОККО, IVI.RU, MORE.TV онлайн кинотеатрларда һәм Смотрим.ру платформасында карап булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International