Минтимер Шәймиев митрополит Феофан белән хушлашты

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашты.

Владыка 20 ноябрьдә 74 нче яшендә вафат булды.

Хушлашу тантанасы Казан Кремленең Благовещение соборында уза. “ТНВ” телеканалында бу чараны туры трансляцияләү оештырыла.

Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл карары белән митрополит Феофан Казан Богородица монастыре территориясендә җирләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International