Минтимер Шәймиев Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдә катнашты

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак ветераннары, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Чара башланганчы урып-җыю кампаниясе буенча Татарстан Республикасының алдынгы муниципаль районнары (Кукмара, Зәй, Балтач, Тәтеш районнары) делегатлары белән гомуми фотога төштеләр.

Уңыш бәйрәме “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры” китабы турындагы фильмнан башланып китте – басма ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган. Китап геройларының берсе – Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова оныгына бу китап турында сөйли.

Китапның беренче нөсхәсен Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды.

Татарстан Президенты барысын да һөнәри бәйрәмнәре – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул бүген Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илнең алдынгы төбәкләреннән берсе һәм тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча алдынгылар бишлегенә керә, дип искә төшерде.

“Илдәге авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең 2,4%ын биләгән килеш, республика аның тулай продукциясенең 4,2 %ын җитештерә”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан – үз-үзен тәэмин итә торган төбәк һәм халыкның төп туклану продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Агымдагы елда, катлаулы чорга карамастан, соңгы 12 ел эчендә рекордлы уңыш – 5,4 млн. тонна җыеп алынды, уңыш – 35,4 ц/га, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Тулай җыем орлык маеннан – 350 мең тоннада, бәрәңгедән – 1,2 млн. тоннада, яшелчәдән – 340 мең тоннада, шикәр чөгендереннән 2,2 млн. тоннада тәэмин ителәчәк.

Буа, Арча һәм Тәтеш районнары иң күп ашлык суктырды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Иң югары уңыш Зәй, Кукмара, Балтач, Тәтеш районнарында – 40 ц/га.

“Республика сөт җитештерү буенча Россиядә ышанычлы рәвештә алда бара. Агымдагы елда 1,9 млн. тоннага якын сөт җитештереләчәк. Киләсе елда моны 2 млн. тоннага арттырырга кирәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

“Татарстанның агросәнәгать комплексы актив үсә. Республикада дистәләгән терлекчелек объектлары, ындыр табаклары һәм элеваторлар, теплица комплекслары төзү һәм модернизацияләү дәвам итә. Бу проектларга инвестицияләр күләме 15 млрд. сум тәшкил итәчәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, авыл үсешенең мөһим факторы – хуҗалык итүнең кече рәвешләрен ныгыту. Татарстанда нык фермер классы формалашты - бу 450 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 4600дән артык фермер хуҗалыгы, 1200дән артык гаилә фермасы.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук барлык шәһәр халкы исеменнән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә республика шәһәрләрендә атна саен авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре уздырулары өчен рәхмәт белдерде.

“Тагын бер тапкыр агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм, - диде ул. - Туган җирне яратуыгыз, Татарстан үсешенә керткән тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим”.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән Балтач районының “Яңа тормыш” ҖЧҖ тракторчысы Шамил Гыйльманов бүләкләнде.

“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медальләренә  “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм “Татмелиорация” траст компаниясе ААҖ баш хисапчысы – генераль директорның финанслар буенча урынбасары Мансур Нотфуллин лаек булды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International