Минтимер Шәймиев ТР Иминлек Советы утырышында катнашты

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Иминлек Советы утырышын уздырды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Иминлек Советы әгъзалары, шулай ук республиканың муниципаль берәмлек башлыклары катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында утырыш эшендә РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев катнашты.

Көн тәртибенә балигъ булмаганнар арасында оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм аны профилактикалау буенча өстәмә чаралар турында мәсьәлә чыгарылган иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш – хокук саклау органнары һәм республика башкарма хакимияте органнары алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Балигъ булмаганнар тарафыннан көч куллану характерындагы гамәлләр ешрак башкарыла, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны арта.

Татарстан Президенты сүзләренчә, балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозу сәбәпләренең берсе – яшүсмерләр һәм яшьләр арасында криминаль субкультуралар таралу. Интернет челтәрендә – сайтларда, форумнарда һәм социаль челтәрләрдә җинаятьчел яшәү рәвеше актив популярлаша.

“Бүген безгә криминаль субкультураларның йогынтысын минимальләштерү буенча чаралар күрергә кирәк. Безнең бурыч – балигъ булмаганнарның җинаятьләр кылу дәрәҗәсен киметү, аларның башка яшүсмерләргә тискәре йогынтысын булдырмау. Балигъ булмаганнарның җинаятьләрен кисәтү буенча катгый һәм максатчан чаралар таләп ителә. Без хокук саклау органнарының тырышлыгы гына җитәрлек булмавын аңлыйбыз. Барлык хакимият органнарының, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәгеләрнең дә  уртак эше кирәк”, - дип өстәде Татарстан Президенты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International