Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2020 елның 18 сентябре, җомга

Бүген парламентның утырышлар залында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышы ачылды.

Көн тәртибенә ике сорау кертелгән - Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын раслау турында, Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын билгеләп кую турындагы тәкъдимнәрен килештерү турында.

Татарстан Конституциясенең 75 статьясы нигезендә Дәүләт Советы республика Президенты тәкъдим иткән Премьер-министр кандидатурасын раслый, аның урынбасарлары кандидатураларын, республика Президентының министрлыклар һәм дәүләт комитетларын төзү һәм бетерү турындагы тәкъдимнәрен килештерә.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министр вазифаларын башкаручы Алексей Песошин һәм чакырылганнар  катнаша. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Татарстан Дәүләт Советы утырышында Татарстан Премьер-министры кандидатурасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Ул ТР Министрлар Кабинетының элекке составына зур уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

“Алексей Валерьевичны уңышлы сәясәтче, киңкырлы тәҗрибәсе булган нәтиҗәле эшләүче җитәкче буларак беләләр”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары сүз Алексей Песошинга бирелде. Ул депутатларга һәм Татарстан Президентына ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

“Минем өчен бу дәрәҗә һәм зур җаваплылык”, - диде ул.

ТР Премьер-министры вазифасына Алексей Песошин кандидатурасы депутатлар тарафыннан расланды.

Алга таба Алексей Песошин ТР Премьер-министрының беренче урынбасары һәм ТР Премьер-министры урынбасарлары кандидатураларын тәкъдим итте.

Депутатлар Рөстәм Нигъмәтуллинны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына раслау өчен тавыш бирделәр.

Аннары ТР Хөкүмәте вице-премьерлары вазифасына кандидатлар тәкъдим итү буенча тавыш бирделәр. Ләйлә Фазлыева, Васил Шәйхразиев, Роман Шәйхетдинов, Шамил Гафаров (ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе), Марат Җәббаров (ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры), Альберт Кәримов (ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры), Мидхәт Шаһиәхмәтов (ТР Премьер-министры урынбасары - икътисад министры), Равил Әхмәтшин (ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле) ТР Премьер-министры урынбасары итеп расландылар.

Барлык кандидатуралар да депутатларның күпчелек тавыш бирүе белән расландылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International