Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында катнашты

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бүген Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды. Утырышның төп темасы – 2020-2025 елларда һәм 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү стратегиясе проекты турында фикер алышу.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, төбәк театрлары вәкилләре, махсус уку йортлары вәкилләре һәм башка мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

ТР мәдәниятен үстерү стратегиясе проектын ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте.

Ольга Любимова сүзләренчә, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советын булдыру, мәдәният – ул җитәкчелек сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булуын раслый.

“Бу финанслауда да чагылыш тапкан. Узган елда Татарстанның берләштерелгән бюджетында мәдәниятнең чагыштырма күләме 4,9% ка җитте, - диде Ольга Любимова. - Илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе. Төбәктә мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы елдан-ел арта бара. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ул 34 мең сумнан артып киткән. Бу - Идел буе федераль округында беренче урын”.

Россия Мәдәният министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, республикада мәдәният өлкәсендә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла. Авыл мәдәният йортлары төзелә, клублар һәм китапханәләр ремонтлана, музей комплекслары булдырыла һәм реставрацияләнә.

Ләкин, иң масштаблы һәм комплекслы проектларның берсе – “Мәдәни мирас – Зөя утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар”, дип искә төшерде ул. 2010 елда республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев инициативасы илебез Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан хупланды. Бу проект масштабы буенча тиңдәшсез булды, ә аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Россия картасында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән тагын ике мәдәни мирас объекты барлыкка килде. Проектны тормышка ашыру барышында 59 объект реставрацияләнгән, 28 яңа музей мәйданчыгы булдырылган.

“Мәдәният” илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашырулары өчен төбәк җитәкчелегенә аерым рәхмәт белдерәсем килә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча барлык куелган бурычлар һәм максатчан күрсәткечләр үтәлгән, - диде Россия мәдәният министры. - 70тән артык объект төзелде һәм капиталь ремонтланды, 3 модель китапханә, 5 виртуаль концерт залы, 6 кинозал ачылды”.

Ольга Любимова сүзләренчә, Татарстан – һәрвакыт ышанычлы партнер, ул безнең яңа проектларда пилот төбәк буларак актив катнаша. Татарстан “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” проектын гамәлгә ашыруда пилот төбәк булды. Беренче елыннан “Минем Россия” балалар туризмы программасын тормышка ашыруга кереште.

Моннан тыш, төбәк мәдәнияткә заманча технологияләр кертү, тармакны цифрлы үстерү буенча лидерлар рәтенә керә. Шуңа күрә, киләсе елдан Казан дәүләт мәдәният институты базасында “Мәгълүмати технологияләр” юнәлеше буенча өзлексез белем бирү һәм квалификация күтәрү үзәген булдыру турында карар кабул ителде, дип хәбәр итте Ольга Любимова.

Республика һәм федераль хакимият вәкилләре белән мәдәниятне үстерү стратегиясе буенча фикер алышу – Татарстан үсешенең ачык күрсәткече. ТР Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында әнә шундый фикер белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев уртаклашты. “Мин шатланып утырам. Россия мәдәният министры һәм Татарстан Республикасы Президенты өлкә хезмәткәрләре белән бергә мәдәният проблемалары турында фикер алышалар. Бу – республиканың үсеш алуын, мәдәният проблемалары белән шөгыльләнүне мөһим санавын күрсәтә. Проблемалар беркайчан да бетми, әмма мәдәният беренче планга чыга. Бу бик яхшы күрсәткеч”, - диде Минтимер Шәймиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International