Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын һәм республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда тавыш бирде

2020 елның 13 сентябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президентын һәм республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар  сайлауда катнашты.

Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде.

Тавыш биргәннән соң, Минтимер Шәймиев: “Бу һәрвакыт җаваплы. Мин аны инде үз тормышымда кичергән. Җаваплы, чөнки син үз-үзеңне тәкъдим итәсең халыкка, халык ышаныч белдереп, сине сайласын дип. Шул ук вакытта, уйлап карасаң, нинди йөк үз өстеңә аласың. Шуңа күрә, акыл белән эш итеп, сайлауга үз эшеңне күз алдыңа китереп барсаң – иң әһәмиятлесе шушы дип әйтер идем. Бигрәк тә безнең республикада. Республикабыз күп күрсәткечләр буенча икътисадта, сәясәттә  дөрес юнәлештә бара. Киләсе биш ел беркемгә дә җиңел булмаячак - бүген сайланган президенттан алып муниципаль берәмлекләр органнарына сайланучы депутатларның барысына да, барыбызга да”, - дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International