Минтимер Шәймиевкә мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе бирелде

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте йортында мәдәният өлкәсендә премияләр тапшыру тантанасы узды.

2019 елда бу премиягә 26 кеше лаек булган, алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар.

РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш”  республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә Болгар тарих-археология комплексын һәм Зөя утрау-шәһәрен музейлаштыру проекты белән җитәкчелек иткән өчен мәдәният өлкәсендәге 2019 елгы РФ Хөкүмәте премиясен тапшырды.

“Монда без яхшырак яшәсен һәм бердәм булсын өчен бертуктаусыз иҗат итүчеләр һәм нәрсәдер эшләүчеләр җыелган. Хезмәтебезне күргәнегез һәм бәяләгәнегез өчен Россия Президентына һәм шәхсән Сезгә зур рәхмәт”, - диде Минтимер Шәймиев бүләкләү барышында.

РФ Хөкүмәте премиясе белән шулай ук проект концепциясе авторы буларак Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм проектның эксперт төркеме җитәкчесе буларак ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе бүләкләнде.

Бүләкләү турындагы карар РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин тарафыннан 2020 елның 2 мартында имзалана.

Мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премияләре 2005 елдан башлап, ел саен бирелә.

Премия  әдәбият, сынлы сәнгать, декоратив-гамәли, музыка, театр, цирк һәм аудиовизуаль сәнгать, архитектура һәм дизайн өлкәсендә иң талантлы әсәрләр өчен, мәдәният өлкәсендә күренекле мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен, балалар һәм яшүсмерләр өчен иң талантлы иҗат проектлары булдырган өчен мәдәният хезмәткәрләре һәм эшлеклеләренә бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International