Казанда «Адымнар» беренче полилингваль белем бирү комплексын ачтылар

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Казанда рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнүле «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку үзәге ачылу уңаеннан үзенең сәламләү хатын юллады.

Тантаналы линейкада ТР Президенты сәламләвен ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укыды.

«Сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм. 1 сентябрь көнне безнең балалар өчен яңартылган уку йортлары ишекләрен ачсын өчен, ел дәвамында без зур эш башкарабыз.  Бүген бу искиткеч мәктәпнең урта буын укучылары өчен яңа корпусын ачабыз", - диелә котлауда.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Яңа мәгариф оешмасы бинасында күп функцияле спорт заллары, бассейннар, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео - һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә бар. "Болар барысы да сезгә, кадерле балалар, фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт дөньясына кагылырга мөмкинлек бирәчәк, анда сезне укытучыларыгыз озатып йөриячәк»,- дип ассызыклады ул.

ТР Президенты укучыларга яңа уку елының нәтиҗәле булуын, ачышларга һәм яңа казанышларга шатлык китерүен теләде.

Полилингваль мәгариф комплексын ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һ. б. катнашты.

Яңа белем бирү оешмасы Казанның 165-нче номерлы мәктәбе базасында оештырылган. Комплекс өч мәктәпне үз эченә ала: 480 урынга төзекләндерелгән башлангыч мәктәп, Бичурин урамындагы 800 урынга исәпләнгән билингваль бина һәм 1224 урынга исәпләнгән Бондаренко урамындагы яңа полилингваль мәктәп. Соңгысы составында чит шәһәрләрдән килгән балалар өчен 240 урынга исәпләнгән интернат эшләячәк.

Моннан тыш, комплекс составына балалар бакчалары һәм 270 урынга исәпләнгән өстәмә белем бирү үзәге керәчәк, ул «Ялкын» балалар лагере базасында оештырылачак.

Мәктәптә аерым фәннәрне укыту инглиз телендә алып барылачак: өченче сыйныфтан — музыка һәм технология, җиденче сыйныфтан — биология, география һәм математика.

Татарстанда 2024 елга алты полилингваль белем бирү комплексы ачылачак. Аларның икесе — Казанда, берәр - Алабугада, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада эшләячәк. Комплекслар составына мәктәпләр белән беррәттән балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керәчәк.

Киләчәктә полилингваль мәктәпләрне ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәпләренең халыкара системасына интеграцияләү планлаштырыла.

«Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдыру проекты республикада 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән чыкты, аны РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International