Минтимер Шәймиев Өстәмә белем бирү үзәген төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев элекке “Ялкын” балалар сәламәтләндерү лагере базасында “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексының Өстәмә белем бирү объектларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә балалар лагере территориясендә узды, ул бүгеннән “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексының Өстәмә белем бирү үзәге” дип аталачак. Яңа үзәктә Казанда төзелә торган ике комплекс - 165нче урта мәктәптә һәм 121нче лицей базасында укучылар шөгыльләнәчәк. Хәзерге вакытта  биредә алтмышар урынлы ике йокы корпусы төзелә һәм гамәлдә булганнарын уку корпуслары итеп реконструкцияләү бара.

Яңа үзәк эшчәнлеге балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруга гына түгел, ә күптелле белем бирү комплексларында укучыларның потенциалын ачуга, аларның төрле өлкәләрдә сәләтләрен үстерүгә һәм физик сәламәтлекләрен ныгытуга юнәлдереләчәк.

“Нәкъ менә боларның барысына үзәкнең заманча инфраструктурасы һәм матди-техник җиһазланышы ярдәм итәргә тиеш. Иң мөһиме - төзелеш эшләре өчен иң уңайлы вакыт – җәйне  кулланырга кирәк”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Киңәшмәдә су белән тәэмин итүнең һәм ташландык суларны агызуның тышкы челтәрләрен салу, телекоммуникация челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Фикер алышуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов, 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов, проект һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International