Минтимер Шәймиев Казан горнизоны гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган тантаналы парадында катнашты

2020 елның 24 июне, чәршәмбе

Бүген Казанның Ирек мәйданында Казан горнизоны гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган тантаналы парады узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты.  

Коронавирус пандемиясе шартларында бөтен куркынычсызлык таләпләре үтәлде. Чарада катнашучыларга битлекләр һәм перчаткалар таратылды, социаль дистанция сакланды. Җиңү Парады “ТНВ” каналында трансляцияләнде. 

Парадны уздыру көне, 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда узган тарихи Җиңүчеләр Парадына туры китереп сайланды. Чара гадәттәгечә Җиңү Байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын чыгарудан башланды.

Аннары Мәскәүдә Кызыл мәйдандагы хәрби Парад трансляцияләнде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ватандашларны Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады. Ул 1941 елда Германия хәрби көчләренең 80 проценттан артыгы СССРга каршы тупланганын билгеләде. “Әмма алар совет гражданнары бердәмлегенә каршы көчсез булып чыкты. Бу - сугыш турында иң өстенлекле, гадел һәм кагылгысыз дөреслек. Без аны сакларга һәм якларга, балаларыбызга һәм оныкларыбызга җиткерергә тиеш”, - диде ул.

Владимир Путин Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен тынлык минутын игълан итте, аннан соң Россия Федерациясе гимны яңгырады. 

Аннары Ирек мәйданында җыелганнар алдында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. 

“Бөек Ватан сугышында күп милләтле халкыбызның немец фашистларын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм. Нәкъ 75 ел элек, 24 июньдә, Мәскәүдә маршал Жуков Кызыл Армия гаскәрләре парадын кабул итте, җиңелгән Германия флаглары мавзолей төбенә ташланды. Бүген ветераннар каһарманлыгына дан җырлап, бөтен илдә Җиңү парадлары уза”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстаннан 700 меңнән артык кеше китеп, яртысы кире кайтмаган. “Тылда калганнар – картлар, хатын-кызлар, балалар да Җиңүне якынайту өчен үз өлешен кертте. Авырлыкларга карамастан, безнең халык аларга каршы торды, зур батырлык күрсәтте. Бу якты бәйрәмдә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз, солдатларның каһарманлыгын хөрмәтлибез”, - дип ассызыклады рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе парадка Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чакырылганын, аның 1945 елда Мәскәүдәге парадта да катнашканын билгеләп узды. “Хөрмәтле Борис Кириллович, хөрмәтле ветераннар! Җиңүчеләр буынына хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен зур рәхмәт, сезнең алда баш иябез. Сез һәрвакыт безнең өчен батырлык, чыдамлык, патриотизм үрнәге булачаксыз”, - дип мөрәҗәгать итте Президент ветераннарга.

Рөстәм Миңнеханов аеруча Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары турындагы тарихи дөреслекне яклауда нык булырга өндәде, ул безнең изге бурычыбыз булуын ассызыклады. Илнең Баш Главнокомандующие Владимир Путин җитәкчелегендә илнең оборона потенциалы, Россия Коралланган көчләре абруе артканын билгеләде.

“Кадерле дуслар! Хөрмәтле ветераннар! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телим! Ватаныбыз өчен һәлак булганнарга мәңгелек дан! Җиңүче халыкка һәм аның батыр армиясенә дан!”, - дип тәмамлады ул чыгышын. 

Аннан соң Татарстан Республикасы гимны яңгырады. 

Парад узгач Рөстәм Миңнеханов анда катнашкан хәрбиләр белән очрашты, аларга истәлекле сәгатьләр һәм китаплар тапшырды. 

Казан Ратушасында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевкә “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” китабын тәкъдим иттеләр. Аны ТР Архив эшләре буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы чыгарган. Китапта республика тыл хезмәтчәннәренең Бөек Җиңүгә зур өлеш кертүләре турында сөйләүче бай тарихи материаллар тупланган. Рөстәм Миңнеханов китапларны Татарстан китапханәләренә  тапшырырга кушты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International