Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советының ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышында катнашты

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында” Декретка кул куюга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышы ачылды.

Тантаналы утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылганнар катнашты.

“Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы турында” декретына кул куюның 100 еллыгына багышланган Дәүләт Советының тантаналы утырышы нәкъ менә тарихи юбилей көнендә ачылды.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Президиумының Декретка кул куюга 100 ел тулган көнне парламент утырышын уздыру тәкъдимен Татарстан Президенты хуплавын искәртте. Тантаналы утырыш  үткәрү турында карар республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты тарафыннан хупланды.

Парламент башлыгы билгеләгәнчә, тантаналы чарага “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталарының махсус саннары  чыгарылган, аларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың 100 еллык юбилеена багышланган мәкаләсе һәм республиканың беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең интервьюсы басылган.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “ТАССРның 100 еллыгы: тарих һәм хәзерге заман” дигән темага төп доклад ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин 1980 елларның икенче яртысы – 90 еллар башында яңа сәяси курс турында сөйләгәндә республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстанның дәүләтчелеген булдыруда ролен билгеләп узды. 

“Минтимер Шәрипович сәяси биографиясенең барлык этапларында Татарстан дәүләтчелеген торгызуда искиткеч зур роль уйнады. Россиядән соң, 1990 елның 30 августында М.Шәймиев рәислегендә ТАССР Югары Советы Дәүләт суверенитеты турында декларацияне бертавыштан кабул итте. Абруйлы һәм җаваплы сәясәтче ул елларда кыюлык һәм ерак киләчәкне күрә белүчәнлеген күрсәтте. Республиканың яңа сәяси һәм хокукый системасын формалаштыруга шәхси зур өлешен кертте. Күп милләтле халыкның бердәмлеген саклап, аның бу казанышлары Россия Хезмәт Герое исеме белән бәяләнде. Ул 100 еллык тарихта мондый югары бүләккә лаек булган бердәнбер җитәкче”, - диде ул.

“Республиканың яңа тарихына карап, сайланган юл дөрес булган дип горурлык белән әйтә алабыз. 1990 еллар башында бүгенге Татарстан җәмгыятенең нык нигезләре салынган. Аның төп кыйммәтләре милләтара татулык һәм тынычлык булды”, - дип ассызыклады парламент башлыгы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында туган республикабыз үсешенә зур өлеш керткән  татарстанлыларның барлык буыннарына олы рәхмәт сүзләрен белдерде. “Татарстанның өр-яңа тарихы агышына зур йогынты ясаган Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка аерым рәхмәтлебез!” - дип ассызыклады  Рөстәм Миңнеханов.

“Республиканың барлык кешеләрен, ватандашларыбызны һәм дусларыбызны 100 еллык юбилей белән чын күңелдән котлыйм! Тынычлык, бәхет һәм муллык сезгә, кадерле дуслар!” - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бу әһәмиятле дата хөрмәтенә дәүләт бүләге – “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы” медале гамәлгә куелган. Татарстан парламентаризмы үсешенә керткән зур өлеше  өчен яңа бүләккә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев, Татарстан парламенты ветераннары Валентина Липужина һәм Евгений Богачев лаек булды.

Депутатлар алдында шулай ук “КПРФ” депутатлар фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады. Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый һәм фәнни оешмалар адресына тәкъдимнәр белән киңәйтелгән Карар кабул ителде.

Тантаналы утырыш барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узды. Утырышка чакырылучылар саны 75 кешегә кадәр кыскартылган (150 кеше урынына).

Юбилей датасы зур иҗтимагый резонанска ия булганга, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан "Яңа гасыр" телеканалы һәм Болгар радиосында тантаналы утырыштан  турыдан-туры трансляцияләү булды. Гадәттәгечә туры трансляция Дәүләт Советының рәсми сайтында да алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International