Минтимер Шәймиев Мәңгелек утка чәчәкләр салу һәм Совет солдатына һәйкәл ачу тантанасында катнашты

2020 елның 9 мае, шимбә

Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңү көнендә, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу һәм Совет солдатына һәйкәл ачу тантанасы узды. 

Эпидемиологик вазгыять сәбәпле коронавирус пандемиясенә бәйле чара чикләнгән форматта узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Җиңү паркына килүгә алар Бөек Ватан сугышы заманындагы техника һәм раритет бронеавтомобильләр белән таныштылар. Махсус акция кысаларында 8-9 майда хәрби машиналар Казан урамнары буйлап узалар. Автоколонна ветераннар яшәгән йортлар янында туктап тора, чарада катнашучылар аларны Җиңү бәйрәме белән котлый.    

Аннары Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башкалар Мәңгелек утка һәм Аналар һәм һәлак булган солдатларның тол хатыннары монументына чәчәкләр салдылар . 

Аннан соң Совет солдатына яңа һәйкәл ачылды. Һәйкәлдә сурәтләнгән җыелма совет солдаты образы нигезенә татар халкының каһарман улы Гази Заһитов батырлыгы салынган, ул 1945 елның 30 апрелендә полкташлары белән бергәләп тар-мар ителгән рейхстаг өстенә Кызыл Байракны кадый. 

“Бүген без Совет солдатына һәйкәл ачабыз. Бу – Бөек Ватан сугышы кырларында сугышкан барлык Татарстан кешеләренә һәйкәл”, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.  

Ул билгеләп үткәнчә, сугыш елларында фронтка 700 мең татарстанлы киткән. Һәр икенчесе Ватан өчен көрәштә башын салган. “Геройлар турында истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. 

Тантанада видеоконференция режимында Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, галим-конструктор һәм “Татарстан Геройлары” хәйрия җәмәгать оешмасының мактаулы рәисе Илдус Мостюков һәм генерал-майор, “Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге” республика иҗтимагый ветераннар (инвалидлар) оешмасы комитеты рәисе Әхәт Юлашев  катнашты. Рөстәм Миңнеханов барлык фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә исәнлек-саулык, озын һәм имин гомерләр теләде.   

“Барыгызны да совет халкының немец-фашист басып алучыларын Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгы белән тәбриклим. Рәхимсез сугыш уты беркайчан да безнең җиребезгә кагылмасын, ә Җиңү Байрагы һәрвакыт  җиңелмәс илебез өстендә горур җилфердәсен!” - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Алга таба сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт  гимннары яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International