Минтимер Шәймиев: “Без – башлап юл салучылар”

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексы объектларын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Минтимер Шәймиев Бондаренко урамындагы 1224 укучыга исәпләнгән күп телле белем бирү мәктәп комплексы төзелеше барышы белән танышты. Бина эчендә аңа уку класслары интерьерларының һәм булачак мәктәп коридорының өч вариантын тәкъдим иттеләр.

Шулай ук Бондаренко урамындагы күптелле белем бирү комплексы һәм Бичурин урамындагы 165нче мәктәп территориясендә инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча билингваль мәктәп дизайны эскизларын күрсәттеләр. Апрельдә мәктәпнең хәзерге бинасын реконструкцияләү башланачак.

Аннары тиз хәл итүне таләп итүче мәсьәләләр турында  фикер алыштылар.

“Без – башлап юл салучылар. Бөек Җиңүнең 75 еллык, Татарстанның 100 еллык юбилее елында башкаланың беренче комплексын быелның 1 нче сентябренә матур итеп тапшырырга тиешбез. Хәзер без йомгаклау этабына керәбез, шуңа күрә вак-төякләр юк һәм булырга да тиеш түгел”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов,  Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, Казанның 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов, “ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин, “ТИГП” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов һәм башкалар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International