Минтимер Шәймиев Татарстанның яңа дәүләт бүләге - “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу Елына старт бирү тантанасы узды. 

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, РФ ФҖ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт органнары, җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре, фән, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре катнашты.

Тантананың турыдан-туры трансляциясе “ТНВ-Планета”, “ТНВ-Татарстан” телеканалаларында, шулай ук “Татар-информ” МА, Рәсми Татарстан сайтларында оештырылды.

Сәхнәгә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флаглары, Татарстан АССРның беренче байрагы, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы чыгарылды.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы – татар халкы һәм бөтен төбәк тарихында мөһим чор, дип башлады Татарстан Республикасы Президенты чыгышын.

“1920 елның 25 июнендә хакимият Казанда Ленин Декреты буенча төзелгән татар автономиясенең Вакытлы революция комитетына тапшырылган. Нәкъ менә шул көннән безнең дәүләтчелегебез яңа тарихи шартларда яңара башлаган, республиканың алгарышлы үсешенең таяныч ноктасына әверелгән”, - диде Рөстәм Миңнеханов.  

“Яңа республиканы торгызу процессы шул чор кешеләре күз алдына китергәннән дә катлаулырак булып чыккан. Бу чорда республика зур эмиграция кичергән һәм милли зыялыларның шактый өлешен югалткан. 600 меңләп кеше гомере киселгән 1921-22 еллар, коллективлаштыру зур югалтулар китергән, сәяси репрессияләргә 150 мең кеше дучар ителгән”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Шул югалтуларга карамастан, Татарстанда кыска вакыт эчендә сәнәгатьнең яңа тармаклары булдырылган, авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору  азык-төлек ресурсларны арттыруны күз алдында тоткан.

Мәдәният, мәгариф, татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә зур үзгәрешләр булган. Милли мәдәниятнең чәчәк атуы Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Шәриф Камал, Муса Җәлил, Мирхәйдәр Фәйзи, Бакый Урманче, Салих Сәйдәш, Кәрим Тинчурин, Нәҗип Жиһанов, Галиәсгар Камал, Кави Нәҗми исемнәре белән бәйле.

“Бөек Ватан сугышы чорында 700 мең якташыбыз сугышка киткән. Һәр икенчесе яу кырларында ятып калган, - дип искә алды Рөстәм Миңнеханов. - 225 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган”.  

“Хөрмәтле тантанада катнашучылар! Сугыштан соңгы унъеллык совет Татарстанының социаль-икътисадый үсешендә зур адым була. Бу – зур нефтьне үзләштерү дә һәм Камада нефть химиясе комплексы төзү дә, Казанның илнең машина төзелеше үзәгенә әверелүе дә; КАМАЗ төзү дә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Күпләр безнең узган гасыр азагында кичергән кыенлыкларыбызны хәтерлидер. Эшләнгән потенциалны саклап калу, республиканы күп кенә проблемалар һәм өндәүләр аша упкыннан коткару бары тик Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең зирәк сәясәте нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. 1990 елның 30 августында Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында бертавыштан диярлек декларация кабул итү һәм аннан соң 1992 нче елда бөтен халык референдумы кысаларында республиканың яңа статусы хуплану”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

2005 елда Казанның меңьеллыгы да мөһим тарихи вакыйга булды.

“Хөрмәтле тантанада катнашучылар! Бүген Татарстан – икътисадый яктан алдынгы һәм уңышлы төбәк, ул көчле Россия төзү курсын хуплый.

Милләтара, динара һәм гражданнар килешүен саклау безнең уңышларыбызның мөһим шартлары булып тора.

Татарстан халыкара хезмәттәшлектә активрак катнаша, чит ил компанияләренең Россия базарына керү ноктасына әверелә бара”.

“Бүгенге тантана белән без ТАССР төзелүнең 100 еллыгы Елын ачып җибәрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Күп кенә халыкара, бөтенроссия һәм республика чаралары планлаштырылган. Мөһим социаль-мәдәни объектлар ачылачак. ТАССРның йөз еллыгы исеме метро станцияләренең берсенә биреләчәк. Фәнни-гамәли форумнар узачак. Әлбәттә, игътибарыбыз үзәгендә кешеләр булачак”.

Рөстәм Миңнеханов барысын да республиканың йөз еллык юбилее белән котлады, яңа хезмәт уңышлары һәм казанышлары, бәхет-шатлык теләде.  

Аннары аеруча лаеклы гражданнар Татарстан Республикасының яңа дәүләт бүләге – “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” белән бүләкләнделәр.

Беренче медальне Рөстәм Миңнеханов  Россия Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә тапшырды. Бу бүләк шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка да тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International