Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының  Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастыре территориясендә Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында киңәшмә уздырды.

Минтимер Шәймиев объектта төгәлләнеп килүче төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Алга таба  төзүчеләрнең төп көчләре Казан Мәрьям Ана иконасы соборының  Югары гыйбадәтханәсенең эчке интерьерын эшләүгә юнәлдереләчәк.

“МНРХУ” АҖ  рәссам-реставраторы Валерий Косушкин киңәшмәдә катнашучыларга Мәгарә гыйбадәтханәсенең сакланып калган рәсемен реставрацияләү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. “Идел буе археологиясе”  ҖЧҖ  директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Андрей Старков һәм “Музей проектлау үзәге”  ҖЧҖ вәкиле Игорь Григорьев Мәгарә гыйбадәтханәсенең эчке бизәлеше төп элементларын һәм музейлаштыруны күрсәтте.

Киңәшмә барышында шулай ук Казан Мәрьям Ана иконасы соборы территориясен төзекләндерүне төгәлләү буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы урынбасары, “Яңарыш” Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова,  Богородица монастыре наместнигы Игумен Марк, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Казан шәһәре башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет рәисе урынбасары Светлана Персова, “Татинвестгражданпроект”  ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “ТР Баш инвестицион төзелеш идарәсе” генераль директоры Марат Айзатуллин, “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ генераль директоры Владимир Казилов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International