Минтимер Шәймиев республикада полилингваль белем бирү комплексларын булдыру буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев полилингваль белем бирү комплексларында укыту концепциясен эшләп бетерү буенча һәм Казанда беренче комплекс төзелешенең барышы турында киңәшмә уздырды.

Киңәшмә башланганда Минтимер Шәймиев полилингваль белем бирү милли республикалар өчен аерым әһәмияткә ия, дип билгеләде. Ул туган телләрне үстерергә һәм инглиз телен үзләштерергә мөмкинлек бирә. “Реформаторларга һәрвакытта җиңел түгел, әмма без гамәлдәге хокукый киңлек кысаларында кимендә өч телдә белем бирү концепциясен эшләдек”, – дип ассызыклады ул.

ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” беренче полилингваль белем бирү комплексының белем бирү траекторияләре структурасын тәкъдим итте. Ул, аерым алганда,билгеләгәнчә,  белем бирү комплексы структурасын башлангыч мәктәп, 5-9 сыйныф укучылары өчен билингваль мәктәп һәм 1-11 сыйныф укучылары өчен полилингваль мәктәп эшләргә тәкъдим ителә.

Рафис Борһанов полилингваль комплекс укучыларына һәм аларның ата-аналарына өч белем бирү траекториясен - полилингваль, билингваль һәм монолингваль белем бирүне сайлау тәкъдим ителәчәген әйтте.

“Һәр траектория халыкның мөмкин булган барлык белем бирү таләпләрен канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән һәм телләрне төрле дәрәҗәдә: алга киткәннән алып ирекле сөйләшүгә кадәр үзләштерүне гарантияли”, – дип билгеләде Рафис Борһанов.

Киңәшмәдә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары  Ләйлә Фазлыева, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International